Бәяләү

“Тарихи этнология” журналы мәкаләләрен бәяләү турында

  1. “Тарихи этнология” журналына җибәрелгән һәр кулъязма бәяләү һәм редколлегия тарафыннан раслану уза.
  2. Беречне чиратта, кулъязманың журнал тематикасына һәм кабул ителгән формаль таләпләргә туры килүе тикшерелә. Темасы туры килмәгән очракта, мәкалә редколлегия тарафыннан каралырга кабул ителми, авторга бу турыда хәбәр җибәрелә.
  3. Аннан мәкалә бәяләү өчен рецензентка җибәрелә. Рецензент редколлегия әгъзалары арасыннан сайлана (эчке бәяләү). Мәкалә шулай ук бәйсез экспертка җибәрелергә мөмкин (тышкы бәяләү).
  4. Бәяләү автор өчен дә, рецензент өчен дә аноним эш булып тора (double blind peer review).
  5. Бәяләү нәтиҗәләре буенча мәкалә кире кагыла, авторга юллана һәм басмага алынырга мөмкин.
  6. Бәяләү уңай нәтиҗә биргән очракта, алга таба басмага җибәрелү өчен материал редакция портфеленә кертелә. Мәкаләләр номер тематикасы яки тапшырылу чираты буенча басыла.
  7. Бәяләү тискәре нәтиҗә биргән очракта, мәкалә редколлегиянең гамәли хезмәткәрләре төркеме утырышында карала; утырышта мәкаләне кире кагу яки өстәмә бәяләү өчен бәйсез экспертка җибәрү турында нәтиҗә чыгарыла.
  8. Мәкалә кире кагылган очракта, авторга бу турыда электрон почта аша хәбәр ителә.
  9. Бәяләмәләр редакциядә һәм нәшриятта 5 ел саклана.