Төп меню / 2018, т.3, №2 / А.М. Гайнетдинов

Соңгы еллардагы эпиграфик табышлар: Ш. Мәрҗани гаиләсе

А.М. Гайнетдинов

334-344 б.


doi.org: 10.22378/he.2018-3-2.334-344


Мәкаләдә Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган XIX–ХХ гасыр башы татар каберташлары тасвирлана. Бу ташбилгеләр галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның гаиләсе әгъзалары каберләренә куелган. 2017 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган эпиграфик истәлекләрне барлау һәм өйрәнү максатында экспедиция оештырды. Эш барышында күренекле галим, дин эшлеклеләре каберташларын табып, язулары укылды; шул исәптән Ш. Мәрҗан каберенә куелган ташбилге дә өйрәнелде. Мәкаләдә автор Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның гаиләсе әгъзалары каберләренә куелган ташбилгеләрнең текстларын да китерә.


Төп төшенчəлəр: Шиһабетдин Мәрҗани, Мәрҗани гаиләсе, каберташлар, зиратлар, эпиграфичек истәлекләр, Яңа Татар бистәсе зираты.

Цитаталаштыру: Гайнетдинов А.М. Соңгы еллардагы эпиграфик табышлар: Ш. Мәрҗани гаиләсе // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 2. С. 334–344. DOI: 10.22378/he.2018-3-2.334-344


ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

  1. Баруди Г. Ошбу әсәрне туплау мөнәсәбәте белән остаз Галимҗан бине Мөхәммәдҗан әл-Баруди хәзрәтләре язган әсәр // Мәрҗани: фәнни-популяр җыен­тык. Казан: Җыен, 2010. Б. 550–563.
  2. Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар (Казан һәм Болгар хәлләре турында файдаланылган хәбәрләр). Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1989. 415 б.
  3. Шәрәф Ш. Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле // Мәрҗани: Шиһабеддин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вәлядәтенә йөз ел тулу (1233–1333) мөнәсәбәтилә нәшер ителде. Казан: «Мәгариф» матбагасы: Нашире Салих бине Сабит Гобәйдуллин, 1333 (1915). Б. 2–193.
  4. Мәрхүм мулла Борһанетдин Мәрҗани // Кояш. 1916. 4 март. Б. 2.
  5. Тәрҗемани К. Борһанетдин Мәрҗани хәзрәт // Кояш. 1916. 6 март. Б. 2–3.
  6. Фәхреддин Р. Мәрҗани // Мәрҗани: фәнни-популяр җыентык. Казан: Җыен, 2010. Б. 400–441.
  7. Фәхреддинев Р.С. Болгар вә Казан төрекләре. Казан: Татар. Кит. Нәшр., 1993. 287 б.
  8. Шәрәф Б. Мәрҗани хакында җавапларым // Шура. 1911. № 24. Б. 757–759.
  9. Шәрәф Ш. Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле // Мәрҗани: фәнни-популяр җыентык. Казан: Җыен, 2010. Б. 16–194.

Автор турында белешмə: Гайнетдинов Айдар Марсил улы – филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Республикасы халык¬ларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); aydargm@yandex.ru