Төп меню / 2019, т.4, №2 / Садыков Ш.Ф.

«Милли байрак» газетасында Ризаэтдин Фәхретдин эшчәнлеге яктыртылышы

Садыков Ш.Ф.

284-293 б.


doi.org: 10.22378/he.2019-4-2.284-293


Күренекле галим, педагог, тарихчы һәм дин әһеле Ризаэтдин Фәхретдин исеме татарлар арасында гына түгел, ә барлык мөселман дөньясы өчен таныш. Аның белем өлкәсе күпкырлы һәм уникаль, дини эшчәнлек белән беррәттән, ул актив рәвештә мәгърифәтчелек һәм нәшрият эшчәнлеген алып барган. Әлеге мәкаләдә Япониядә ун ел дәвамында (1935–1945) басылып килгән «Милли Байрак» газетасында Р. Фәхретдин эшчәнлегенә карата басылып чыккан кайбер материаллар карала. Мөфти буларак, Р. Фәхретдин илдәге барлык төрки-мөселман халыкларының иҗтимагый фикер үсешендә һәм мәдәниятендә үзәк урыннарның берсен алып тора. Аның даны бөтен төрки, хәтта ислам дөньясында һәм Аурупа илләрендә киң таралган була. Әлеге шәхеснең шундый абруена карамастан, совет матбугатында аның вафаты турында бер хәбәр дә басылып чыкмый. Бу чорда чит ил матбугаты Россиядә барган процессларны бәяләүдә һәм яктыртуда күпкә мөстәкыйль була. «Милли Байрак» газетасында Р. Фәхретдингә багышланган материалларны өйрәнү аның татар мәгърифәтчелек үсешенә керткән өлешен, тормыш юлын, ислам дөньясының эшчәнлегенә мөнәсәбәтен билгеләргә, объектив рәвештә бәяләргә һәм шуның белән аның татар милләте язмышында олуг шәхес булуын ассызыкларга мөмкинлек бирә.


Төп төшенчəлəр: Ризаэтдин Фәхретдин, мөфти, «Милли байрак» газетасы, вакытлы матбугат, татар милләте, Ерак Көнчыгыш, төрки дөнья

Цитаталаштыру: Садыков Ш.Ф. «Милли байрак» газетасында Ризаэтдин Фәхретдин эшчәнлеге яктыртылышы // Историческая этнология. 2019. Т. 4, № 2. С. 284–293. DOI: 10.22378/he.2019-4-2.284-293


ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

 

  1. Абдуллин Я. Милләт язмышы: уйланулар. Казан: Фән, 1999. 317 б.
  2. Бикбау. Ризаеддин бине Фәхреддин хәзрәтләре (вафатына 6 ел тулу уңаенда) // Милли байрак. 1942. № 306 (22). Б. 2.
  3. Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар мөһаҗирләренең мирасы («Милли байрак» газетасының библиографик күрсәткече). Казан: ТФАнең Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2015. 284 б.
  4. Рокыя Мөхәммәдиш. Мәрхүм мөфтиебез Ризаетдин бине Фәхреддин хәзрәтләренең газиз рухына // Милли байрак. 1941. № 257 (20). Б. 1.
  5. Тимур. Мөфти Ризаетдин бине Фәхреддин хәзрәтләре хакында ислам вә алман матбугаты // Милли байрак. 1936. № 55(5). Б. 2.

Автор турында белешмə: Садыйков Шамил Фәнис улы – педагогика фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); mergen777@mail.ru