Басма этикасы

Бүлек Басма этикасы буенча халыкара комитет (COPE) материалларына нигезләнеп әзерләнде.

«Тарихи этнология» журналы редакциясе үз эшендә РФ Гражданнар кодексының «Авторлык хокукы» турындагы 70 маддәсенә, Фәнни басмалар этикасы буенча комитет (Committee on Publication Ethics — COPE) тарафыннан эшләнгән һәм расланган халыкара стандартларга таяна; халыкара журналлар һәм нәшриятлар тәҗрибәсен исәпкә ала.

Журнал редакциясе халыкара фәнни җәмәгатьчелек тарафыннан кабул ителгән этик нормаларны үтәү һәм әлеге нормаларны бозуны булдырмау өчен, фәнни басманы әзерләүдә катнашучылар: авторлар, рецензентлар, редакторлар, нәширләр, таратучылар һәм укучылар – белән хезмәттәшлек вакытында кулдан килгәннең барысын да эшли.

“Тарихи этнология” журналы редакциясенең этик принциплары

Журналның редакция советы фәннилек, объективлык, профессиональлек, гаделлек принципларына таянып эш итә. Ул басыла торган материалларның сыйфатын күтәрү, дөреслеген тәэмин итү буенча даими эш алып бара.

«Тарихи этнология» фәнни журналы редакторы язманы бастыру турында карар кабул итү өчен җаваплы; еш кына фәнни җәмәгатьчелек вәкилләре, редакция коллегиясе белән хезмәттәшлектә эшли. Бастыру турындагы карарның нигезен кулъязманың дөреслеге һәм аның фәнни әһәмияте тәшкил итә.

Редактор басмага тапшырылган кулъязмаларның гадел һәм үз вакытында бәяләнүен тәэмин итә. Тулырак: “Мәкаләләрне бәяләү кагыйдәләре”. Рецензентларның исемнәре күрсәтелми. Рецензияләр бары тик редакция өчен генә каралган.

Редакция коллегиясе һәм баш редактор кулъязма теркәгәннән соң 2 ай эчендә кулъязманы бастырып чыгару яки аны эшләп бетерү, рецензентлар тәкъдимнәре нигезендә бастырудан баш тарту турында карар кабул итә.

Редактор журналга кергән кулъязмаларның интеллектуаль эчтәлеген авторның шәхси сыйфатларын һәм дәрәҗәсен исәпкә алмыйча бәяли. Автор белән яки аның башка затлар, оешмалар белән үзара хезмәттәшлек нәтиҗәсендә килеп чыккан һәм материалны объектив бәяләүгә комачаулый торган мәнфәгатьләр каршылыгы булган очракта, редактор кулъязмаларны караудан баш тартырга тиеш.

Журналга тапшырылган кулъязмалардагы басылмаган мәгълүмат авторның язма рөхсәтеннән башка шәхси максатларда кулланылырга һәм өченче якка бирелергә тиеш түгел.

Материал плагиат дип уйларга нигез булган очракта, редакция аны басмага җибәрмәү хокукына ия.

Редактор кулъязма белән эшләү технологиясен үтәргә, автор белән элемтә тотарга, кулъязманы бастырудан баш тартканда авторга гомумиләштерелгән җавап бирергә бурычлы.

Басыла торган материаллар редакциянең, редколлегиянең, рецензентларның һәм гамәлгә куючыларның карашларын чагылдырмаска мөмкин.

Басмада хаталы мәгълүмат табылган очракта, редактор ныклы дәлилләр китерергә һәм үзгәрешләр кертү, мәкаләне алу, борчу белдерү һәм башка тиешле гамәлләр максаты белән редакция коллегиясенә (һәм/яки тиешле фәнни берләшмәгә) тиз арада хәбәр итәргә тиеш.

Карала торган кулъязмаларга яисә бастырып чыгарылган материалларга карата этик дәгъвалар килеп чыккан очракта, редакция коллегиясе тиешле җавап чаралары күрергә омтыла. Алар авторлар, тиешле оешмалар яки тикшеренү оешмалары белән хезмәттәшлекне күздә тота.

 

Рецензент эшчәнлегенең этик принциплары

Бәяләү редакторга мәкаләне бастыру турында карар кабул итәргә ярдәм итә торган мөһим инструмент булып тора, ә авторга тиешле хезмәттәшлек ярдәмендә эшнең сыйфатын күтәрергә ярдәм итә.

Кулъязманы бәяләү өчен җитәрлек әзерлеге һәм озакка сузмый эшләп тапшыру өчен вакыты булганда гына рецензент кулъязманы бәяләргә алырга мөмкин.

Бәяләү өчен алынган кулъязмалар конфиденциаль документ булып карала; бу документны танышу яки фикер алышу өчен редакция вәкаләт бирмәгән өченче якка күрсәтү тыела.

Бәяләү барышында алынган һәм өстенлекләр белән тәэмин итүе мөмкин булган мәгълүмат яки идеяләр конфиденциаль сакланырга тиеш. Бәяләү өчен алынган кулъязмалардагы басылмаган мәгълүматны рецензент тарафыннан шәхси максатларда куллану тыела.

Рецензент мәнфәгатьләр конфликты китереп чыгарырлык барлык мәгълүматны бәяләүгә ризалык биргәнче ачырга тиеш.

Рецензент бәяләмәне объектив һәм конструктив итеп язарга, шәхси искәрмәләрдән азат булырга тиеш.

Рецензент бәяләргә алынган мәкаләнең уникальлек дәрәҗәсен исәпкә алырга, кабатлана торган һәм плагиат басмаларга игътибар итәргә тиеш.

Рецензент кулъязма темасына туры килгән, ләкин библиографиягә кертелмәгән мөһим басмаларны ачыкларга тиеш. Һәр раслауга (күзәтү, нәтиҗә яки дәлилгә) кулъязмада тиешле библиографик сылтама булырга тиеш.

 

Фәнни басманың авторы принциплары

Хезмәтнең эчтәлеге өчен авторлар коллективы җаваплы. Кулланылган методлары һәм алынган нәтиҗәләре дөрес күрсәтелсен өчен, авторлар үз басмаларын эш барышының һәр адымында ныклап тикшерергә тиеш. Мәкалә авторлары фәнни нәтиҗәләрен ихлас күрсәтергә һәм фабрикация, фальсификация, мәгълүмат белән ялган эш итү алымнарыннан азат булырга тиеш. Ялган яки белә торып хата раслаулар этикага сыймый торган гамәл итеп кабул ителә.

Автор бер үк тикшеренүгә багышланган кулъязманы берничә журналда оригиналь басма буларак бастырырга тиеш түгел. Кулъязманы редакциягә тапшырганда, авторлар аны башка журналга бирмәскә бурычлы. Бер үк вакытта берничә журналга бер үк кулъязманы тәкъдим итү – этикага сыймый торган гамәл итеп кабул ителә.

Мәкалә авторлары кулъязмада күрсәтелгән тикшеренү нәтиҗәләренең тулысынча оригиналь булуын, моңарчы башка телләрдә басылмаган булуын тәэмин итәргә тиеш. Алынган фрагмент яки фикерләрнең авторын һәм чыганагын күрсәтү фарыз. Библиография исемлегендә мәкалә текстында сылтамалар бирелә торган хезмәтләр генә күрсәтелә.

Чиктән тыш күп кулланылган, тиешенчә күрсәтелмәгән алынмалар, башка телдә басылып чыккан текстны алынма итеп күрсәтми генә куллану, плагиат, шул исәптән башка хезмәтләрнең фикерләрен үзгәртеп язу, нәтиҗәләрен алу тиеш түгел. Журнал битенең яртысыннан артык озынлыктагы тоташ алынмалар намуслы куллану принцибы (fair use) кысаларына сыймый һәм алынган текст авторының ризалыгы белән тәэмин ителергә тиеш.

Үзплагиат буларак, Автор элек басылган үз эшләрен сүзгә-сүз күчереп яки җиңелчә үзгәртеп язарга тиеш түгел. Алар яңа нәтиҗәләр өчен нигез буларак кына файдаланырга мөмкин.

Формаль яки рейтинг арттыру хакына цитата бирү этикага сыймый торган гамәл булып тора.

Тикшеренүләрнең хисабы тулы булырга тиеш. Аңлатып булмаслык фактлар, бер-берсенә каршы килә торган мәгълүматлар, тикшеренү авторлары яки заказчысы фикеренә каршы килерлек нәтиҗәләр төшереп калдырылырга тиеш түгел.

Мәкалә авторлары рәтенә бары тик тикшеренү барышына мөһим өлеш керткән кешеләр генә кертелергә тиеш. Авторлар арасына тикшеренүдә катнашмаган кешеләрне кертү тыела. Тикшеренүдә катнашучылар билгеле бер юнәлеш буенча тикшеренү проектына зур өлеш керткән очракта, алар әлеге тикшеренүгә зур өлеш керткән затлар буларак күрсәтелергә тиеш.

Басма уңаеннан язышу алып бара торган Автор барлык башка авторларга да журналда кулъязма үтү процессы турында мәгълүмат җиткерү, аларның барысы да эшнең ахыргы версиясен хуплавы һәм аны бастыруга тәкъдим итү белән ризалашуы өчен җавап бирә.

Авторлар үз кулъязмаларында эшнең нәтиҗәләренә йогынты ясарга мөмкин булган бөтен финанс яки башка булган мәнфәгатьләр конфликтын ачарга тиеш. Мәҗбүри рәвештә ачылырга тиешле мәнфәгатьләр конфликтлары: ялланып эшләү, консультация бирү, акционерлык милке булу, гонорарлар алу, эксперт бәяләмәләре бирү, патент заявкасы яки патентны теркәү, грантлар һәм башка финанс белән тәэмин итү. Мәнфәгатьләр конфликты булу куркынычы мөмкин кадәр иртәрәк ачылырга тиеш.

Авторлар редакциягә тапшырылган, басмага алынган яки инде басылып чыккан мәкаләләрендә хата тапкан очракта, кичекмәстән редакторга хәбәр итәргә тиеш.

Авторлар редакциягә оригиналь кулъязмалар тапшыра. Әгәр материаллар элек басылган булсалар, автор бу турыда редакциягә хәбәр итәргә тиеш. Автор эшне кире алырга яки кыска вакыт эчендә хаталарны төзәтергә бурычлы.

Лицензия килешүенә кул куйганчы, Автор, редакциягә хәбәр итеп, мәкаләне тикшерүнең теләсә кайсы этабында кире алырга мөмкин.

Автор мәкаләләрне рәсмиләштерү таләпләрен үтәргә тиеш. Тулырак: “Мәкаләләр рәсмиләштерү кагыйдәләре”.

Фотографияләр, рәсемнәр бастыру өчен фотоның я рәсемнең авторыннан һәм фоторәсемдә күрсәтелгән һәр кешедән язма рөхсәт кирәк булуны истә тоту фарыз. Тулырак: “Мәкаләләр рәсмиләштерү кагыйдәләре”. Шәхси тормышның кагылгысызлыгы хокукының үтәлешен һәрвакыт күзәтеп торырга кирәк.

Фәнни тикшеренүләрнең матди нигезен, шул исәптән туры яки арадашлы финанс чыганакларын күрсәтергә тиешле.

Журнал редакциягә тапшырылган, ләкин югарыда күрсәтелгән принципларга туры килмәгән һәр кулъязманы кире кагу хокукына ия.