Төп меню / 2020, т.5, №2 / Гайнутдинов А.М.

Ризаэддин Фәхреддин Мәрҗанинең кайбер ялгышлары хакында

Гайнутдинов А.М.

284-292 б.


doi.org: 10.22378/he.2020-5-2.284-292


Мәшһүр татар галиме, дин белгече, мөфти Ризаэддин Фәхреддин, галим Шиһабетдин Мәрҗанидә турыдан-туры укымаса да, аның китаплары аша күп белем алган. Үзенең «Асар» («Әсәрләр») дигән фундаменталь хезмәтендә ул Мәрҗани хакында бик күп язган. Анда аның шәҗәрәсе, шәхесе, балалары, кыяфәте, остазлары, шәкертләре, әсәрләре, хаталары һ.б хакында бай мәгълүмат китерелгән. Ризаэддин хәзрәт фикеренчә, Шиһаб хәзрәт Россия мөселманнары арасында шәйхелислам Ибне Тәймия эшчәнлеген яктырткан иң беренче кеше булган. Р. Фәхреддин, Мәрҗанинең сүзләренә сукырларча ышанмыйча, хаклык эзләп, галим күтәргән һәр мәсьәләне җентекләп тикшерергә тырышкан. Бөек татар галименең һәр фикере аның өчен зур әһәмияткә һәм хөрмәткә ия булса да, Р. Фәхреддин аның кайбер хаталарын ачыклый алган. Бу бигрәк тә гарәп галиме Ибне Тәймиянең инану мәсьәләләре турындагы өйрәтмәләренә кагылган, чөнки аны кайберәүләр Аллаһны гәүдәләндерүдә, Аңа билгеле бер урын билгеләүдә, шулай ук Мөхәммәд пәйгамбәрнең каберен зиярәт итүне хәрам дип санауда гаепләгәннәр. Р. Фәхреддин, гарәп галименең китапларын җентекләп өйрәнгәннән соң, әлеге шәхескә яла ягуларын һәм сүзләрен дөрес аңламауларын ачыклаган һәм шуларны төзәткән, үз фикерләрен башка зур галимнәрнең сүзләре белән ныгыткан. Шул ук вакытта, Риза хәзрәт, остазына каты бәрелмичә, әдәп белән генә эш иткән һәм шунда ук аны акларга да тырышкан. Аның фикеренчә, Мәрҗани Ибне Тәймиянең хезмәтләрен турыдан-туры өйрәнмәгәнгә, мөселман философы әд-Дәүванигә һәм гарәп язучысы әл-Яфигыйга нигезсез ышанганлыктан, шундый хаталануларга дучар булган. Р. Фәхреддин, үзенә хәтле мөфти булган Г. Баруди кебек үк, Ибне Тәймиянең фикерләре белән тулысынча килешкән, хезмәтләрен җентекләп өйрәнгән, хәтта әлеге шәхесне үзенә үрнәк итеп тоткан һәм беркемгә дә аның исемен хаксыз рәвештә пычратуга юл куймаган.


Төп төшенчəлəр: Ризаэддин Фәхреддин, Мәрҗани, хаталар, Ибне Тәймия, әд-Дәүвани, әл-Яфигый, «Асар»

Цитаталаштыру: Гайнутдинов А.М. Р. Ризаэддин Фәхреддин Мәрҗанинең кайбер ялгышлары хакында // Историческая этнология. 2020. Т. 5, № 2. С. 284–292. https://doi.org/10.22378/he.2020-5-2.284-292


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Җәлал әд-Дәүвани 1873 ‒ Җәлал әд-Дәүвани вә хашияи Хәлхали вә һамишендә хашияи Мәрҗани. Истанбул: Әсгадь әфәнде матбагасы. 1291/1873.
Максуди 1333 (1915) ‒ Максуди Ә. Дамелла Мәрҗани хәзрәтләре // Мәрҗани: Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вәлядәтенә йөз ел тулу (1233–1333) мөнәсәбәтилә нәшер ителде. Казан: «Мәгариф» матбагасы (Нәшире Салих бине Сабит Гобәйдуллин), 1333 (1915). Б. 427–435.
Риза казый фәтваләре 2019 ‒ Риза казый фәтваләре / Төз. А.М. Гайнетдинов. Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2019.
Фәхреддин 2010 ‒ Фәхреддин Р. Асар. 3 һәм 4 томнар. Казан: Рухият, 2010.
Фәхреддин 2018 ‒ Фәхреддин Р. Ибне Тәймия. М.: Форум, 2018.
Шәрәф 1915 ‒ Шәрәф Ш. Мәрҗанинең тәрҗемәи хәле // Мәрҗани: Шиһабетдин әл-Мәрҗани хәзрәтләренең вәлядәтенә йөз ел тулу (1233–1333) мөнәсәбәтилә нәшер ителде. Казан: «Мәгариф» матбагасы (Нәшире Салих бине Сабит Гобәйдуллин), 1333 (1915). Б. 2–193.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Шагавиев Д.А. Образ шейха Ибн-Таймиййи в трудах Шихабуддина Мард-жани // Минбар. Исламские исследования. 2019. № 12. С. 775–796.

Автор турында белешмə: Гайнетдинов Айдар Марсиль улы – филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); aydargm@yandex.ru


Редакциягә керде 02.06.2020   Басылуга кабул ителде 02.11.2020

Онлайн басылды 27.11.2020