Төп меню / 2018, т.3, №2 / А.Ә. Зиннәтуллина
«Сөембикә» журналында Шиһабетдин Мәрҗани шәхесенең яктыртылышы (1915 ел) А.Ә. Зиннәтуллина
326-333 б. doi.org: 10.22378/he.2018-3-2.326-333 Тәкъдим ителгән мәкаләдә «Сөембикә» журналының Ш.Мәрҗанинең тууына һиҗри ел хисабы белән 100 ел тулуга багышланган махсус саны тикшерелә. Хезмәттә галимнең шәкертләре истәлекләре, аның исемен мәңгеләштерү максатыннан чыгып ясалган тәкъдимнәр, ХХ гасыр башында төрле өлкәдә хезмәт куйган татар зыялыларының фикерләре урын алган. Журналда басылып чыккан мәкалә авторлары күзлегеннән чыгып, Ш.Мәрҗанинең хатын-кыз мәсьәләсенә карата булган фикер юнәлешен ачыкларга талпыныш ясала. Төп төшенчəлəр: хәзрәт, Ш.Мәрҗани, татар матбугаты, мәдрәсә, хатын-кызлар, Казан, Бохара, «Сөембикә» журналы Цитаталаштыру: Зиннәтуллина А.Ә. «Сөембикә» журналында Шиһабет¬дин Мәрҗани шәхесенең яктыртылышы (1915 ел) // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 2. С. 326–333. DOI: 10.22378/he.2018-3-2.326-333
ФӘННИ ӘДӘБИЯТ
Автор турында белешмə: Зиннәтуллина Алсу Әнвәр кызы – фәнни хезмәткәр, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7а йорт, Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mail.ru
|