![]() Төп меню / 2019, т.4, №2 / Галиуллина Д.М.
Г. Әхмәровның «Төрки әлифбасы» битләрендә балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре Галиуллина Д.М.
274-283 б. doi.org: 10.22378/he.2019-4-2.274-283 Mәкаләдә мөгаллим Г. Әхмәровның «Төрки әлифбасы» тарихи чыганак буларак, татар халкының балаларны укыту системасы белән бәйле рәвештә анализлана. Әлифбадагы текстлар балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләсеннән чыгып тикшерелә. Шулай ук «Әлифба каитапларына тәнкыйть» методик кулланмасына да игътибар бирелә. Тәнкыйтьтә Г. Әхмәров Х. Зәбири, Ш. Таhири, Г. Мөслимов h.б. әлифбаларны анализлый. Тәнкыйтен мәктәпләрдә иң күп таралган Һ. Максу¬диның «Мөгаллим әүвәл» әлифбасыннан башлый. Шуңа күрә мәкаләдә бу әлифбага аеруча зур ихтибар бирелә, Г. Әхмәровның «Төрки әлифбасы» басылып чыккач, ике бөек шәхес арасында 1910 елда кызып киткән дискуссия дә искә алына. Бәхәс «Йолдыз» газетасы битләрендә чагылыш таба. Һ. Максудиның «Мөгал¬лим әүвәл» белән Г. Әхмәровның «Төрки әлифба»сындагы текстларның эчтәлеге чагыштырылып анализлана. Бу уку әсбаплары эчтәлеге ягыннан бер берсеннән нык аерылып тора. Г. Әхмәров кыска эчтәлекле, дөньяви текстларга өстенлек бирә, Һ. Максудиның «Мөгаллим әүвәл»ендә зур күләмле кызык эчтәлекле текстлар күбрәк очрый. Дини тематикага язылганнары да бар. Ләкин авторларның максатлары бер – балаларны ана телендә укырга hәм язарга өйрәтү. Әлифбалар бу бурычны уңышлы үтиләр. 1917 елгы октябрь инкыйлабына кадәр бу уку әсбап¬лары мәктәпләрдә кулланыла. Төп төшенчəлəр: «Төрки әлифба», «Йолдыз», «Мөгаллим әүвәл», мәдәният, тарих, чыганак, җәдитчелек, әхлак, тәрбия. Цитаталаштыру: Галиуллина Д.М. Г. Әхмәровның «Төрки әлифбасы» битләрендә балаларга әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре // Историческая этнология. 2019. Т. 4, № 2. С. 274–283. DOI: 10.22378/he.2019-4-2.274-283
ФӘННИ ӘДӘБИЯТ
Автор турында белешмə: Галиуллина Диләрә Магъзум кызы – тарих фән¬нәре кандидаты, ватан тарихы кафедрасы доценты, Халыкара багланышлар институты, Казан федераль университеты (420111, Сул як Булак урамы, 44, Казан, Россия Федерациясе); galiullinadm@mail.ru
|