![]() Төп меню / 2020, т.5, №2 / Мифтахов И.Г.
Ризаэддин Фәхреддиннең «Шура» журналындагы дини һәм милли кием белән бәйле мәкаләләре Мифтахов И.Г.
254-268 б. doi.org: 10.22378/he.2020-5-2.254-268 Мәкаләдә танылган галим, дин әһеле, әдип һәм журналист Ризаэддин Фәхреддиннең үзе баш мөхәррир булып хезмәт иткән «Шура» журналында басылып чыккан «Киемнәр хакында» исемле мәкаләләре анализлана. Ризаэддин Фәхреддин бу язмаларында кием-салымны дини, милли, икътисадый, медицина һәм зәвык җәһәтләреннән тирән анализлый. Мөселманнар өчен махсус киемнең булуы яки булмавы, башка милләт һәм дин кешеләренең киемнәрен мөселманнарга киюнең рөхсәт ителүе кебек мәсьәләләр карала. Кием-салымның исламият күзлегеннән караганда бер изге тарафы булмавы аңлатыла. Киемнең кешенең холкына, үз-үзен тотышына тәэсире булуы белдерелә. Фәхреддин үзенең мәкаләләрендә дин әһелләре өчен ислам тарафыннан билгеләнгән махсус форма булмавын, һәр халыкның климат шартларына, гореф-гадәтләренә күрә кием формалары булуын ачыклый. Галимнәрнең һәм дин әһелләренең башкалардан кием белән түгел, ә гыйлем, өстен әхлак белән аерылып торулары кирәклеген искәртә. Ләкин шуңа карамастан дин әһелләре өчен ул җирлектә кабул ителгән кием, ягъни татарларда чапан белән чалма киюләре күркәм бер гамәл булуын белдерә. Ризаэддин Фәхреддин милли киемгә карата җитди позициядә тора, милли кием куллану, аны саклау кирәклегенә басым ясый. Милли киемне саклауда төп вазыйфа имамнар яки газета һәм журналларда язмалар белән генә саклау мөмкин түгел. Төп хезмәт милли кием җитештерүче һәм шулар белән сату итүче сәүдәгәрләр өстендә булуын белдерә. Ризаэддин Фәхреддиннең кием-салым белән бәйле бу язмалары XX гасыр башындагы җәдитчеләрнең киемгә булган карашларын өйрәнү өчен мөһим бер чыганак булып тора. Төп төшенчəлəр: Ризаэддин Фәхреддин, татарлар, «Шура» журналы, дини форма, милли кием, XX гасыр башы, ислам, җәдитчелек Цитаталаштыру: Мифтахов И.Г. Ризаэддин Фәхреддиннең «Шура» журналындагы дини һәм милли кием белән бәйле мәкаләләре // Историческая этнология. 2020. Т. 5, № 2. С. 254–268. https://doi.org/10.22378/he.2020-5-2.254-268 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Абу Йусуф Йа’куб 2001 ‒ Абу Йусуф Йа’куб б. Ибрахим ал-Куфи. Китаб ал-Харадж / пер. с араб. и комментарии А.Э. Шмидта. Супракомментарии к переводу А.С. Боголюбова. Подготовка к изданию, вступ. статья и указатели А.А. Хисматуллина. СПб.: Центр «Петербургское востоковедение», 2001. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Воробьев Н.И. Материальная культура казанских татар. Казань, 1930. Автор турында белешмə: Мифтахов Ильяс Госман улы ‒ Әнкара Университетының ислам тарихы бүлеге магистры (Эмниет мәхәлләсе, Дөгел урамы 6А, 06560 Йенимәхәллә, Әнкара, Төркия), dajbog12@gmail.com
Редакциягә керде 22.07.2020 Басылуга кабул ителде 02.11.2020 Онлайн басылды 27.11.2020 |