Төп меню / 2022, т.7, №1 / Гимазова Р.А.

Иж-Буби мәдрәсәсе һәм мөдәррисләре эшчәнлегенең кайбер юнәлешләре

Гимазова Р.А.

14–23 б.


doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.14-23


XIX йөз ахыры – XX йөз башында Иж-Буби мәдрәсәсе кысаларында бертуган Бубилар җәдиди ысул кулланучы, җәдвәлләр нигезендә эшләүче мөселман уку йортын формалаштыра. Мәдрәсәдә дөньяви фәннәргә, чит телләрне өйрәтүгә зур игътибар бирелә. Беренче рус инкыйлабы, шәкертләр хәрәкәтенең актив чорында мәдрәсәдә шәкертләр үзидарәсе булдырып, шаукымнар булмый кала һәм «Мөхәммәдия» белән «Хөсәения»дән күчүчеләр хисабына укучылар саны да арта. Ир һәм кыз балалар мәдрәсәсендә рус теле укытуны кертү, рус класслары оештыру, земство тарафыннан әлеге сыйныфларны финансларга, рус теле укытучысын хезмәт хакы белән тәэмин итәргә мөмкинлек биргән. Мәдрәсә эшчәнлеген югары дәрәҗәгә күтәрүгә, Габдулла һәм Гобәйдулла Бубиларның киң карашлы, алдан күрүчән булулары, җәмгыятьтә барган процессларны тирән анализлый алулары ярдәм иткән. Әлеге карашлары Габдулла Бубиның «Татар мәктәпләренең истикъбале» мәкаләсендә чагылыш тапкан. Иж-Буби мәдрәсәсе татар телле имамнарны тәрбияләүгә, хөтбәләрнең татарча яңгырашына да зур өлеш керткән. Бертуган Бубилар үзләренең эшчәнлеге белән заманасы өчен алдынгы уку йортын гына гамәлгә куймыйлар, ә шул мәдрәсә кысаларында белемле, тормышта үз урыннарын тапкан, алдынгы карашлы шәкертләрне тәрбияләп, олы юлга чыгарганнар.


Төп төшенчəлəр: татар мәгарифе тарихы, Иж-Буби мәдрәсәсе, Габдулла Буби, Гобәйдулла Буби, бертуган Бубилар

Цитаталаштыру: Гимазова Р.А. Иж-Буби мәдрәсәсе һәм мөдәррисләре эшчәнлегенең кайбер юнәлешләре // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 14–23. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.14-23


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Алиев М. Истәлекләр // Отдел рукописей и редких книг КФУ. Т 3258.
Бубый Г. Татар мәктәпләренең истикъбале // Казан мөхбире. 1906. № 77.
Бубый Г. Татарча хөтбә уку дөрестме? Казан: Үрнәк, 1908.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Вәлиди Җ. Габдулла Бубый // Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: тарихи-документаль җыентык. Казан: Рухият, 1999.
Гимазова Р. Просветительская деятельность Нигматуллиных-Буби (конец XIX – начало ХХ вв.). Казань: Печатный Двор, 2004.

Автор турында белешмə: Гимазова Рафилә Алмарисовна – тарих фәннәре кандидаты, Татар теле һәм милли мәдәният кафедрасы җитәкчесе, Россия ислам институты (420049, Газовая ур., 19, Казан, Россия Федерациясе); rafilyagim@gmail.com


Редакциягә керде 17.03.2022   Басылуга кабул ителде 22.04.2022

Онлайн басылды 19.07.2022