Төп меню / 2022, т.7, №1 / Хисмәтуллина А.Ф.

Иж-Бубый хәйриячеләре – татар мәгърифәтен үстерүгә өлеш кертүчеләр

Хисмәтуллина А.Ф.

54–63 б.


doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.54-63


ХХ гасыр башында кечкенә генә татар авылында урнашкан Иж-Буби мәдрәсәсен Россия империясендә яшәүче барлык төрки халыклар танып белердәй көчле уку йорты дәрәҗәсенә җиткерү, аның җитәкчеләренең фидакарь хезмәтеннән тыш, әлбәттә, зур чыгымнар да таләп иткән. Мәкаләдә сүз әлеге уку йортын яшәтүне үз өстенә алган Вятка губернасы Сарапул өязенә караган Иж-Бубый авылы иганәчеләренең эшчәнлеге турында бара. Алар арасында мәдрәсә биналарын төзетү өчен үз җирен вәкыф исәбеннән бүләк итеп биргән, ирләр һәм кызлар уку йортларын үз хисапларына матди яктан тәэмин итеп торган, шәкертләр дә җомга намазларын мәчеттә иркенләп укысын өчен яңа иркен Аллаһ йортын төзеткән һәм мәдрәсә җитәкчеләренә әлеге уку йортларына керткән яңалыкларны канунлаштырырга ярдәм иткән шәхесләр булган. Мин, Иж-Бубый авылының хәйриячеләре бу гамәлләре белән ХIХ–ХХ гасырлар кисешендә татар мәгърифәтен үстерүгә зур өлеш керткән, дип исәплим. Хәзерге вакытта да аларның игелекле эшләрен дәвам иттерүчеләр булу – сөенечле күренеш. Мәкаләдә аларның эшчәнлеге турында да мәгълүмат бирелә.


Төп төшенчəлəр: Иж-Бубый авылы, Иж-Буби мәдрәсәсе, мәгърифәтче Нигъмәтуллин-Бубилар, сәүдәгәрлек, иганәчеләр, вәкыф

Цитаталаштыру: Хисмәтуллина А.Ф. Иж-Бубый хәйриячеләре – татар мәгърифәтен үстерүгә өлеш кертүчеләр // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 54–63. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.54-63


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: тарихи-документаль җыентык / төзүчеләре: Р. Мәрданов, Р. Миңнуллин, С. Рәхимов. Казан: Рухият. 1999.
Җиһангәрәева И.Ф. Язма истәлекләр // Җиһангәрәевлар гаиләсе архивы. Иж-Бубый.
Зәйнуллина М.Ш. Язма истәлекләр // Иж-Бубый авыл тарихы музее фонды. МИИБ КП – 116. 1987.
Русиядә беренче халык санын алу кәгазьләре. Күчермә // Иж-Бубый авыл тарихы музееның фәнни-ярдәмче фонды. 1897.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Махмутова А.Х. Лишь тебе, народ, служенье! Казань: Магариф. 2003.

Автор турында белешмə: Хисмәтуллина Алсу Фаат кызы – ирекле эзләнүче; alsuroo@mail.ru


Редакциягә керде 31.01.2022   Басылуга кабул ителде 22.03.2022

Онлайн басылды 19.07.2022