Төп меню / 2022, т.7, №1 / Мортазина Л.Р., Зиннəтуллина А.Ə.

ХХ гасыр башында татар авылларында хатын-кыз мәгарифе үсешенең кайбер үзенчәлекләре

Мортазина Л.Р., Зиннəтуллина А.Ə.

100–110 б.


doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.100-110


Тəкъдим ителгəн мəкалəдә ХХ гасыр башында татар хатын-кыз мәгарифенең авыл шартларында үсеш үзенчәлекләре карала. Шәһәрләрдә башлангыч алган җәдиди кызлар мәктәпләре татар авылларына да тиз арада үтеп керә. Төп үзенчәлекләрнең берсе булып элеккеге укыту системасына өстенлек бирүчеләр һәм яңача укытуга теләктәшлек белдерүчеләр арасындагы каршылыкның кискен булуы, аның кызлар мәктәпләре һәм мөгаллимәләр эшчәнлегенә йогынты ясавы тора. Нәтиҗәдә кайбер ачылган мәктәпләр ябыла, яңаларына юл чикләнә, мөгаллимәләр мәктәпләрне ташлап китергә мәҗбүр булалар. Бер үк вакытта алдынгы карашлы зыялылар, хатын-кыз мәгарифенең милли яшәешкә, аның киләчәгенә ни дәрәҗәдә уңай тәэсир итәчәген аңлаган мәгърифәтчеләр, тәртипкә салынган ирләр мәктәпләре булган авылларда, киресенчә, кызлар мәктәпләре уңышлы эшләп китә, гомумроссия күләмендә билгеле уку йортларына әвереләләр. Авторлар Иж-Бубый, Каргалы, Кышлау, Курса, Субаш-Аты һ.б. авыллардагы алдынгы кызлар мәктәпләре мисалында ХХ гасыр башында хатын-кыз мәгарифенең уңышлы якларын, үзенчәлекләрен һәм кайбер проблемаларны ачарга тырышалар. Мәкаләдә тарихта яхшы билгеле булган һәм моңарчы аз билгеле булган мөгаллимәләрнең эшчәнлеге һәм эш алымнары яктыртыла. Хезмәт ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугаты материалларына нигезләнеп эшләнде.


Төп төшенчəлəр: җәдитчелек, хатын-кыз мәгарифе, кыз балаларга белем һәм тәрбия бирү, авыл, мөгаллимә

Цитаталаштыру: Мортазина Л.Р., Зиннəтуллина А.Ə. ХХ гасыр башында татар авылларында хатын-кыз мәгарифе үсешенең кайбер үзенчәлекләре // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 100–110. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.100-110


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәсьәләләре / төз.-авт. Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани ис. Тарих ин-ты, 2020.
Аягузи С. Авылларда кызлар мәктәбе // Сөембикә. 1916. № 3–4.
Аягузи С. Авылларда мәктәпләре // Сөембикә. 1917. № 5.
Аянычлы мөгаллимәләребез // Тормыш. 1915. 18 март.
Бөре өязе Борай карьясендә // Вакыт. 1913. 17 май.
Дунаева Х. Мөхтәрәмә Фатыйма-Фәридә ханым хакында сабыйлык хатирәләрем // Сөембикә. 1916. № 9.
Ибраһимов Гали. Ачык хат // Вакыт. 1908. 10 гыйнвар.
Кызларга кул һөнәрләре өйрәтү // Вакыт. 1912. 3 гыйнвар.
Кызлар өчен кул һөнәрләре // Вакыт. 1911. 29 март.
Латыйф Х. Мөселман авылында һөнәр өйрәтү // Вакыт. 1915. 17 апрель.
Мәскәүдә // Вакыт. 1906. 3 октябрь.
Мөхәммәтфазыл Х. Җантуриннар мәдрәсәсендә // Тормыш. 1915. 1 гыйнвар.
Татар тәрбиясе: Г.Биктимерия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2021.
Уфа өязе // Вакыт. 1908. 15 гыйнвар.
Фатыйма-Фәридә. Хатын-кызга бер дә права бирмәенчә… // Сибирия. 1912. 19 август.
Фəхреддин Р. Асар. 3 һəм 4 томнар. Казан: Рухият, 2010.
Фәхри А. Авылда мөгаллимә (сеңелем сөйләде) // Сөембикә. 1914. № 22.
Ф.К. Һиндстанда беренче ысул саутия мәктәбе // Вакыт. 1912. 29 март.
Хатын-кыз мәктәпләре // Шура. 1908. № 19.
Ш.Ә. Мәшһүр хатыннардан Суфиябикә һәм анасы // Сөембикә. 1916. № 23.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Биктимирова Т.Ə. Татар хатын-кызлары мəгърифəт юлында. Казан: Печатный Двор, 2002.
Гайнуллин М. Өмет йолдызлары. Казан: Татар. кит. нəшр., 1988.
Мәхмүтова А.Х. Вакыт инде: без дə торыйк… (Җəдидчелек һəм хатын-кызлар хəрəкəте формалашу): очерклар. Казан: Татар. кит. нəшр., 2012.

Авторлар турында белешмə: Мортазина Ләлә Рәис кызы – педагогика фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Милли мəгариф тарихы һəм теориясе үзəге, Татарстан Фəннəр академиясенең Ш.Мəрҗани исемендəге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); lyalyamur@mail.ru; Зиннəтуллина Алсу Əнвəр кызы – фəнни хезмəткəр, Милли мəгариф тарихы һəм теориясе үзəге, Татарстан Фəннəр академиясенең Ш.Мəрҗани исемендəге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mаil.ru


Редакциягә керде 08.02.2022   Басылуга кабул ителде 22.03.2022

Онлайн басылды 19.07.2022