Төп меню / 2022, т.7, №1 / Гайнетдинов А.М.
Г. Бубиның «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» китабы хакында Гайнетдинов А.М.
111–122 б. doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.111-122 Күренекле татар галиме, мәгърифәтче, педагог, җәмәгать эшлеклесе Габдулла Бубиның (1871–1922) педагогика, логика, ислам дине буенча кыйммәтле хезмәтләре бар. Әлеге мәкаләдә Габдулла Бубиның татар телендә басылып чыккан хезмәтләреннән берсе – 1909 елда «Милләт» типографиясендә дөнья күргән «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» китабы карала. Автор Буби әсәрен югары бәяли, аңарда чагылдырылган мәсьәләләрне билгели, бу эшнең гарәп галиме Ибн Каййимнең «А’лам ал-муваккиин ‘ан рабб ал-’аламин» хезмәтенең тәрҗемәсе генә түгел, ә өчтән берен Буби үзе язган икәнен раслый. Мәкаләдә шулай ук кайбер цитаталарның тарихчылар тарафыннан рус теленә бик үк төгәл тәрҗемә ителмәгән очраклары да күрсәтелә. Төп төшенчəлəр: Габдулла Буби, «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?», ислам, татар илаһият гыйлеме, иҗтиһад, тәклид, мәзһәб Цитаталаштыру: Гайнетдинов А.М. Г. Бубиның «Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме?» китабы хакында // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 111–122. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.111-122 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Буби Г. Замане иҗтиһад мөнкарыйзмы, дәгелме? Казан: Милләт, 1909. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Адыгамов Р.К. Проблема иджтихада в трудах татарских богословов конца XVIII – начала ХХ вв. и ее влияние на современную общественно-религиозную мысль // Ислам в современном мире. 2015. Том 11, № 4. С. 139–154. Автор турында белешмə: Гайнетдинов Айдар Марсиль улы – филология фәннәре кандидаты, Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); aydargm@yandex.ru
Редакциягә керде 08.02.2022 Басылуга кабул ителде 22.04.2022 Онлайн басылды 19.07.2022 |