МӘКАЛӘЛӘРНЕ КИРЕ АЛУ ҺӘМ ТӨЗӘТҮ

«Тарихи этнология» журналы редакциясе басылып чыккан мәкаләне кире алырга – ретракция ясарга мөмкин. Нәшрият этикасы буенча халыкара комитет (COPE) һәм Фәнни мөхәррирләр һәм нәширләр ассоциациясе тәкъдимнәре нигезендә, ретракция ул – басылып чыккан мәгълүматны төзәтү механизмы һәм басмада җитди кимчелекләр яки ялгыш белешмәләр булуы турында укучыларга хәбәр итү. Мәгълүматларның дөрес булмавы ялгыш фикер яки аңлы рәвештә бозу нәтиҗәсе булырга мөмкин.

 

Мәкаләне ретракцияләү (кире алу) нигезләре:

  • плагиат табылу, шул исәптән тиешле формада күрсәтелмәгән шактый күләмдәге цитаталар, чит тикшеренүләр нәтиҗәләрен үзенеке итеп күрсәтү яки үзгәртеп язу, шулай ук мәкаләне яисә аның шактый өлешен инде басылып чыккан материалдан тәрҗемә итеп бирү;
  • мәкаләне (яисә аның шактый өлешен) берничә басмада кабатлау;
  • мәкаләдә мәгълүматларны фабрикацияләү, фальсификация яки манипуляция табылу;
  • мәкаләдә аның фәнни кыйммәтен шик астына куя торган җитди хаталар булу (мәсәлән, нәтиҗәләрне дөрес интерпретацияләмәү);
  • авторларның дөрес күрсәтелмәве (мәсәлән, тикшеренүгә зур өлеш керткән кешеләр юк; өйрәнүдә һәм яки текстны язуда катнашмаган затлар күрсәтелгән);
  • авторның һәм рецензентларның мәнфәгатьләре кисешүен яшерү;
  • журналның этик принципларын башкача бозулар.

 

Ретракция инициаторлары:

  • мәкаләнең авторы;
  • журналның баш мөхәррире, ул мәкаләне кире алу сәбәпләре турында нигезле белешмә әзерли;
  • «Тарихи этнология» журналы редакциясенә мөрәҗәгать иткән башка журнал редакциясе;
  • мәкаләнең авторы фәнни этиканы бозу турында дәлилләр китергән башка затлар (мәсәлән, мәнфәгатьләр конфликтында катнашучылар).

 

Мәкаләне кире алу (ретракция) барышы:

  1. Мәкаләдә фәнни этиканы бозу фактларын күрсәткән автор яисә башка зат мөрәҗәгатеннән соң журнал редакциясе, басманың этикага туры килүен тикшерү мөмкинлекләрен һәм барлык булган фактларны исәпкә алып, очракны һәрьяклап өйрәнү өчен комиссия билгели;
  2. Мәкаләне кире алу турында карар кабул иткәч, комиссия утырыш беркетмәсендә ретракция сәбәбен (плагиат табылган очракта – алынма чыганакларны күрсәтеп) һәм ретракция датасын күрсәтә.
  3. Комиссия мәкаләнең зур булмаган өлеше дөрес түгел дип ачыклаган очракта (башка өлеше сыйфатлы), комиссия утырышыннан соң басылган номерда мәкаләнең төзәтелгән өлеше, хаталарын һәм мәкаләнең чыгу мәгълүматларын күрсәтеп, бастырып чыгарыла. Журналның онлайн-версиясендә төзәтү мәкаләнең pdf-файлын алыштыру һәм мәкалә файлының үзендә, журналның сайтындагы битендә хатаны күрсәтү юлы белән башкарыла.
  4. Фәнни мөхәррирләр һәм нәширләр ассоциациясенең фәнни басмалар этикасы буенча советына (мәгълүматны бердәм базага кертү өчен) беркетмә бирелә. Анда утырышны уздыру датасы, утырыш составы, экспертиза нәтиҗәләре, нигезле карар күрсәтелә:
  • автор исеме һәм мәкаләнең атамасы;
  • тексты кире кайтарыла торган басманың исеме;
  • мәкаләне кире алу инициаторы;
  • мәкаләне кире алу өчен нигез һәм карар кабул итү вакыты;
  • ретракция турында мәгълүмат бирелгән басма сайтындагы биткә сылтама;
  • мәкаләнең чыгу мәгълүматы һәм DOI (булса);
  • тематика.
  1. Кире алынган текстлар турындагы мәгълүмат фәнни мәгълүмат базаларына – НЭБ, КиберЛенинкага тапшырыла. Мәкалә турында мәгълүмат һәм тулы текст eLibrary.ru һәм КиберЛенинкада кала, әмма ретракция турындагы мәгълүмат белән тулыландырыла (текстның электрон версиясенә ОТОЗВАНА/RETRACTED билгесе һәм ретракция вакыты китерелә, шул ук билге чыгарылышның эчтәлек битендә дә куела). Кире алынган мәкаләләр һәм аларга сылтамалар РИНЦдан чыгарыла һәм күрсәткечләрне исәпләгәндә катнашмый.
  2. Редакция кире алынган мәкаләләр авторлары белән алга таба хезмәттәшлек итү турында мөстәкыйль карар кабул итү хокукына ия (хезмәттәшлектән тулысынча баш тарту, билгеле бер вакытка хезмәттәшлек итүдән баш тарту, кабат хезмәттәшлек иткән очракта, мәкаләләргә өстәмә экспертиза билгеләү).