“Тарихи этнология” («Историческая этнология», (Istoricheskaya etnologiya = Historical ethnology) фәнни журналы 2016 елдан чыга.
Журналның максаты – халыкара тәҗрибәне истә тотып, этник күренешләрнең социаль динамикасын өйрәнүнең яңа стандартларын булдыру, шуның белән Россиядә тарихи этнологиянең мөстәкыйль фәнни дисциплина булып урнашуына ярдәм итү; Россия һәм чит ил авторларының яңа хезмәтләрен күрсәтү; фәнни монографияләргә күзәтү ясау; профессиональ җәмәгатьчелеккә фәннең бу тармагына караган яңа проектлар турында мәгълүмат бирү; фән дөньясына яңа аяк баскан тикшеренүчеләрне этник мәдәниятләрнең эволюциясен һәм трансформациясен өйрәнүгә җәлеп итү.
Журнал махсус академик басма булып тора. Анда, тарихи эволюция һәм бүгенге көн күзлегенннән чыгып, этник аерымлыкларның социаль оешу формаларын өйрәнүдә яңа нәтиҗәләрне күрсәткән материаллар басыла.
Өстенлекле темалар:
– кешеләр һәм иҗтимагый төркемнәрнең социомәдәни коалицияләренең төп категориясе буларак бердәйлек;
– иҗтимагый гамәл агенты буларак кешенең көндәлек тормышта кулланган шәхси стратегияләре, максатлары, үз-үзен тотыш формалары;
– традицион этник структуралар, институтлар һәм тышкы тәэсиргә җайлашу барышында аларның үзгәрүе.
Шулай ук якын дисциплиналар – этнография, антропология, социология, педагогика, динне өйрәнү – һәм башка өлкәләрдән этнологларга кызыклы булырдай материаллар басыла.
Журналның фокусында – төрки дөнья һәм аның аерылгысыз өлеше буларак татарлар. Бу җәмгыять үзенең гадәтләре, мәнфәгатьләре, кыйммәтләре булган үзгә, катлаулы, югары үсешкә ия күп гасырлык цивилизация булып тора. Тикшеренү объекты буларак аны өйрәнү йомгак ясау өчен бер модель булып карала ала, чөнки төркиләр, уникаль булуга карамастан, универсаль сыйфатларга да ия.
Журналның төп аудиториясе галимнәр, югары уку йортлары укытучылары, дәүләт органнары, идарә вәкилләре, экспертлар, шулай ук аспирантлар, студентлар һәм тарихи этнология мәсьәләләре белән кызыксынган барлык укучылар.
Ачык керү сәясәте
“Тарихи этнология” журналы ачык керү сәясәтен гамәлгә ашыра. Укучылар журналның тулы текстлы материалларын бушлай укый ала.
Журнал архивына керү журнал сайтында http://historicalethnology.org һәм www.elibrary.ru Фәнни электрон китапханә платформасында гамәлгә ашырыла.
Журналда басылган материаллар авторлык хокукы белән саклана (https://creativecommons.org/licenses/by/3.0/).
Редакцияләү һәм бастыру өчен авторлардан түләү алынмый. Автор гонорары түләнми.
Журналда басыла торган һәр мәкалә Антиплагиат системаларында уникальлеккә тикшерү уза.