Төп меню / 2020, т.5, №2 / Салахова Э.К.
Ризаэддин Фәхреддиннең фәнни-тикшеренү эшләрендә мөһим тарихи чыганак буларак метрика кенәгәләре Салахова Э.К.
318-330 б. doi.org: 10.22378/he.2020-5-2.318-330 Метрика кенәләре – тарихи тикшеренүләр өчен кыйммәтле материал бирә ала торган мөһим чыганаклар комплексының берсе. Кызганычка каршы, тарихи хезмәтләрдә метрика кенәгәләрен тарихи чыганак буларак куллану дәрәҗәсе хәзерге көннәргә кадәр түбән булып кала бирә. XX гасыр башында Р. Фәхреддин чыганакларның бу комплексына игътибар итә, ул аларны үзенең тарихи тикшеренүләрендә кулланып кына калмыйча, аларны саклауга да зур өлеш кертә. Мөселман метрика кенәгәләренең зур фонды сакланып калган икән, бу, һичшиксез, СССР мөфтие Р. Фәхреддиннең казанышы. Р. Фәхреддиннең атаклы хезмәтләре «Мәшһүр ирләр», «Мәшһүр хатыннар», «Асар»ның төп чыганаклары булып метрика кенәгәләре тора. «Асар» хезмәтен аерым билгеләп үти кирәк, анда метрика кенәгәләре материаллары нигезендә Р. Фәхреддин атаклы шәхесләрнең, галимнәрнең, имамнарның тәрҗемәи хәлен, аларның туу, вафат булу даталарын, шәҗәрәләрен төгәл ачыклауга ирешә. Мәкалә авторының максаты – Р. Фәхреддиннең фәнни тикшеренү хезмәтләрендә метрика кенәгәләренең урынын һәм аларның мөһимлеген күрсәтү. Куелган максатка ирешү өчен берничә бурыч куелды, алар: тарихи чыганаклар буларак метрика кенәгәләре турында аналитик материал бирелү, Р. Фәхреддиннең үз хезмәтләрендә метрика кенәгәләрен куллану дәрәҗәсе, шулай ук тулы бер фәнни темаларны ачуда метрика кенәләренең чыганакчыл мөмкинлеге күрсәтелә. Тәкъдим ителгән мәкаләдә Р. Фәхреддиннең фәнни мирасы мондый ракурста беренче тапкыр карала. Р. Фәхреддиннең үз кулы белән язылган тәрҗемәи хәлендә метрика кенәгәләреннән күчермәләрнең күп булуына автор игътибарны юнәлтә. Автор соңгы вакытта актульләшеп киткән дискуссион моментларга игътибарны юнәлтә, алар – метрика кенәгәләрендә теркәлгән кешеләрнең кайсы милләткә каравы. Мәкалә авторы тикшеренүләре буенча метрика кенәгәләрендә күрсәтелгән кешенең социаль статусы аның милләте буларак кабул ителә алмый. Автор инануы буенча, метрика кенәгәләрен тутыру кагыйдәләре буенча аларда кешенең милләте язылу күздә тотылмаган, моннан кала бу төр документларда кешенең милләте бернинди роль уйнамаган. Р. Фәхреддин – чыганаклар белән эшләгән галим, аның метрика кенәгәләренә мөрәҗәгать итүе, аларга ихтирамлы мөнәсәбәте бу чыганакларның татар язма чыганаклар комплексындагы мөһимлеген раслый. Метрика кенәгәләренең күләмле комплексын мөһим тарихи чыганак буларак өйрәнү тарих фәнендә мөһим фәнни тикшерү юнәлеше булырга тиеш. Төп төшенчəлəр: Ризаэддин Фәхреддин, метрика кенәгәләре, татар тарихи чыганаклары, архив документлары, мөселманнарның Диния нәзарәте, Р. Фәхреддиннең фәнни мирасы, татар галимнәре, татар тарихы, XX йөз башы Цитаталаштыру: Салахова Э.К. Ризаэддин Фәхреддиннең фәнни-тикшеренү эшләрендә мөһим тарихи чыганак буларак метрика кенәгәләре // Историческая этнология. 2020. Т. 5, № 2. С. 318–330. https://doi.org/10.22378/he.2020-5-2.318-330 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР ГА РТ – Государственный архив Республики Татарстан. Ф. 204. Оп. 7 доп. Д. 1. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Азаматов Д.Д. Оренбургское магометанское духовное собрание в в конце XVIII–XIX вв. Уфа: Академия наук Республики Башкортостан, Уфимский научный центр Институт истории, языка и литературы, 1996. Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының ТР халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru
Редакциягә керде 21.04.2020 Басылуга кабул ителде 02.11.2020 Онлайн басылды 27.11.2020 |