Төп меню / 2019, т.4, №2 / Салахова Э.К.

Казанның Иске Татар бистәсе – XIX–XX йөз башында татар мәгарифе үзәге (уку йортларына тарихи күзәтү)

Салахова Э.К.

294-311 б.


DOI: 10.22378/he.2019-4-2.294-311


Иске Татар бистәсе – Казан шәһәренең татар халкының күпгасырлы тарихын чагылдырган биналары сакланган тарихи үзәге булып тора. Бистәнең оешуы халык тарихындагы драматик вакыйгалар белән бәйле. 1552 елда, Казан ханлыгы яшәүдән туктагач, татар җәмгыятенең тормышы Кабан күле артындагы бистәгә күчә. XVI гасыр ахырына Иске Татар бистәсе Казан шәһәренең мөселман бистәсе рәвешен ала. Беренче мәчетләр, беренче мөселман уку йортлары нәкъ менә шунда ачыла. Иске Татар бистәсе берничә гасыр дәвамында татарларның белем һәм мәдәният үзәге була. Татар бистәсенең рухи тормышын өйрәнү – тикшерүчеләр өчен мөһим бер юнәлеш. Бистә халкы татар милләтенең шәһәр мәдәниятын саклап калу гына түгел, ә аны үстерүгә дә ирешә. Биредә мәчетләр төзелә, мәктәпләр, мәдрәсәләр ачыла, аларны яшәтү өчен матди база да булдырыла. XIX–XX йөз башында Казан шәһәренең Иске Татар бистәсендә татар мәгарифенең барлыкка килүе һәм үсешен комплекслы рәвештә карау, тикшерү – хезмәтнең яңалыгы булып тора. Мәкаләнең максаты булып уку йортлары, мәктәп һәм мәдрәсәләрнең барлыкка килү һәм үсеш тарихын өйрәнү, анализлау, татар-мөселман җәмгыятенең рухи тормышында аларның мөһимлеген күрсәтү тора. Максатка ирешү өчен берничә бурыч билгеләнде. Билгеле булганча, татарларда уку йортларының тарихы мәчетләр тарихы белән тыгыз бәйләнештә. Күпчелек мәктәпләр мәчетләр каршында ачылган. Мәдрәсәләр, урта һәм югары баскыч уку йортлары, формаль рәвештә мөстәкыйль уку йортлары булып исәпләнсәләр дә, чынлыкта аларның барлыкка килүе һәм үсеше турыдан-туры дини оешмалар белән бәйле. Уку-укыту процессын тәэмин итүчеләр дә дин әһелләре – имам-хатыйплар булган. Шуңа күрә, безнең фикеребезчә, уку йортларының барлыкка килү тарихы мәчет тарихлары белән тыгыз элемтәдә өйрәнелергә тиеш. Мәкаләдә Иске Татар бистәсендәге 10 мәхәллә һәм мәчет карала. Автор мәхәллә турында мәгълүмат биргәндә, шул мәхәлләгә караган уку йорты ачылу һәм аның үсеше хакында сөйли. Шулай ук автор бистәдәге уку йортларының кадими укыту методыннан җәдидчәлеккә күчү этапларын да карый. Мәкаләдә Иске Татар бистәсен мәдәни һәм белем ягыннан үзләштерү чорлары да күрсәтелә. Хәзерге вакытта Мәрҗани исемен йөртүче Беренче мәчет бистәдә беренче дини оешма була, аннан соң озак та тормый Апанай мәчете калка. Мәчетләрнең матди базасы нигезендә Россия империясенең мөселман дөньясының башка уку йортлары белән конкурент була алырлык атаклы уку йортлары ачыла. «Мәрҗани мәдрәсәсе», «Апанай мәдрәсе» («Касыймия») моңа дәлил. Шулай ук мәкаләдә «Мөхәммәдия», «Халидия», «Гаффария», «Үтәме-шевләр мәдрәсәсе», «Госмания» һәм башкалар турында киң мәгълүмат бирелә. Кайбер мәдрәсәләрнең исемнәре үзгәргән, бер үк мәдрәсә төрле чорда, төрле чыганакларда төрлечә аталганын әйтеп үтү кирәк. Бу да автор тарафыннан аңлатыла. Автор укыту методлары, заман таләбе белән аларның үзгәрешләрен зур мәдрәсәләр мисалында күрсәтә. Тикшерү материаллары мәктәп-мәдрәсәләрдә уку-укыту процессын күзаллау, төрле чорда шәкертләр саны динамикасын күрү мөмкинлеген тудыра. Укыту процессын оештыру бар уку йортларында да якынча бер төрле булганга, һәр мәдрәсә турында язу кабатлану булыр иде, шуңа автор башка мөһим фактларга игътибарны юнәлтә. Сакланып калган архив документлары «Касыймия» мәдрәсәсенә рус теле укытуны керткәндәге проблемалар, шәкертләрнең яңа предметны ничек кабул итүләрен күзалларга мөмкинлек бирә. Шундый ук хәл башка мәдрәсәлрдә дә кабатлана. Мәдрәсә һәм мәктәпләр XX йөз башында татар интеллегенциясенең иң актив вәкилләре булган белемле яшьләрне тәрбияли. Алар күренекле галимнәр, язучылар, педагоглар, мәдәният хезмәткәрләре булып җитешәләр. Автор мәдрәсә турында язганда бу мәдрәсәне тәмамлаган күренекле укучыларының исемнәрен дә атый. Мәчетләрне, мәдрәсләрне булдыру, аларны матди яктан тәэмин итеп тору татар җәмгыятенең мөлкәтле катламыннан башка мөмкин булмас иде. Сәүдәгәр һәм эшкуарлар Юнысовлар, Арсаевлар, Мостафиннар, Әҗемевләр һәм башка бик күп хәйриячеләр исемнәрен атау татарларда мәгариф үсеше тарихы хакында белемебезне киңәйтә. Тикшерү архив документларына, шулай ук әлеге тематика буенча булган фәнни әдәбиятка нигезләнә.


Төп төшенчəлəр: Иске Татар бистәсе мәчетләре, Иске Татар бистәсендәге уку йортлары, мәчетләр каршындагы мәктәпләр, татарларда мәгариф, татар халкы тарихы, «Касыймия» мәдрәсәсе, Мәрҗани мәчете, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсе, татар хәйриячеләре.

Цитаталаштыру: Салахова Э.К. Казанның Иске Татар бистәсе – XIX–XX йөз башында татар мәгарифе үзәге (уку йортларына тарихи күзәтү) // Историческая этнология. 2019. Т. 4, № 2. С. 294–311. DOI: 10.22378/he.2019-4-2.294-311


ƏДƏБИЯТ:

  1. Государственный архив Республики Татарстан [ГА РТ]. Ф. 1. Оп. 3. Д. 3538.
  2. ГА РТ. Ф. 1. Оп. 4. Д. 5482.
  3. ГА РТ. Ф. 1. Оп. 6. Д. 949.
  4. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 2598.
  5. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 7317.
  6. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 8961.
  7. ГА РТ. Ф. 2. Оп. 2. Д. 9767.
  8. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 6889.
  9. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 19380.
  10. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 11513.
  11. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 16922.
  12. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 17454.
  13. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 1. Д. 19380.
  14. ГА РТ. Ф. 92. Оп. 2. Д. 9607.
  15. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 698.
  16. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 815.
  17. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 847.
  18. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 1093.
  19. ГА РТ. Ф. 160. Оп. 1. Д. 1441.
  20. ГА РТ. Ф. 160. оп. 1. Д. 1576.
  21. ГА РТ. Ф. 977. Оп. Совет. Д. 318.
  22. ГА РТ. Ф. 1118. Оп. 1. Д. 32.
  23. Медресе Казанской губернии второй трети XIX – начала XX в.: сборник документов и материалов. Казань: Главное архивное управление при Кабинете Министров Республики Татарстан, 2012. 319 с.
  24. Мәдрәсәләрдә китап киштәсе. Казан: Татар. кит. нәшр., 1992. 236 б.
  25. Мәрҗани Ш.Б. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989. 414 б.
  26. Салихов Р. Р., Хайрутдинов Р.Р. Исторические мечети Казани. Казань: Татар. кн. изд-во, 2005. 191 с.
  27. Фукс К. Казанские татары в статистическом и этнографическом отношениях. Казань: Тип. Казан. ун-та, 1844. 131 с.


Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүле­генең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru