Төп меню / 2021, т.6, №1 / Закирова И.Г.

Истәлекләрдә – сугыш кайтавазы

Закирова И.Г.

151–170 б.


doi.org: 10.22378/he.2021-6-1.151-170


1948 елда Тел, әдәбият һәм тарих институты галимнәре Хәмит Ярми белән Халидә Гатина оештырган фольклор экспедициясе вакытында язып алынган истәлекләр һәм сугыш чоры бәете тәкъдим ителә. Экспедиция Татарстанның Актаныш, Калинин, Мөслим һәм Минзәлә районнары авылларында була. Экспедициядә Казан дәүләт университетының өченче курс студенты, киләчәктә тарихи романнар авторы булып танылачак Нурихан Фәттахов та катнаша. Сугыштан соңгы экспедицияләр вакытында информантларның күбесе Бөек Ватан сугышында катнашкан кешеләр, фронтовиклар була. Алар Бөек Ватан сугышы турында шактый гына истәлекләре белән дә уртаклашалар, үзләре катнашкан яулар, сугышчан дуслары турында сөйлиләр. Беренче истәлек Мөхәммәтзия Вәлиев сөйләве буенча язып алынган. Мөхәммәтзия Ленинград һәм Сталинград фронтларында өч ел разведчик була, дүрт тапкыр яралана. Разведчик-ефрейторның истәлекләрендә Сталинград фронтында разведкага барган бер көн бәян ителә. Салих Шакиров Бөек Ватан сугышын гвардия капитаны дәрәҗәсендә тәмамлый, күрсәткән батырлыклары өчен Кызыл Байрак ордены һәм «За отвагу» медале белән бүләкләнә. Салих Шакиров разведка бүлеге командиры була, истәлекләрендә дә немец тылына тел алырга барган вакытта булган вакыйгаларны искә төшерә. Мирза Ибраһимов Украинада, Днепр буенда барган каты яулар турында сөйли. Истәлектә сугышчыларның соңгы чиккә кадәр танкларга каршы торуы, немец танкларын шартлатуы, яраланучылар турында сүз бара. Шәймәрдәнов Хәниф әсирлек фаҗигасен бәян итә. Язмаларга төзәтмәләр кертелмәде. Бу информантларың җанлы сөйләмен тоярга да, истәлекләрдәге вакыйгаларны тулырак күзалларга да ярдәм итә. Документлар Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының «Мирасханә» Язма һәм музыкаль мирас үзеге фондында саклана (34 нче коллекция, 4 нче папка).


Төп төшенчəлəр: истәлекләр, Бөек Ватан сугышы, фольклор экспедицияләре, Тел, әдәбият һәм тарих институты

Цитаталаштыру: Закирова И.Г. Истәлекләрдә – cугыш кайтавазы // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 1. С. 151–170. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-1.151-170


Автор турында белешмə: Закирова Илсөяр Гамил кызы – филология фәннәре докторы, баш фәнни хезмәткәр, халык иҗаты бүлеге, Татарстан Фәннәр академиясенең Г. Ибраһимов исем. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты (420111, К. Маркс ур., 12, Казан, Россия Федерациясе); ilzakirova@mail.ru


Редакциягә керде 02.03.2021   Басылуга кабул ителде 22.03.2021

Онлайн басылды 21.04.2021