Төп меню / 2021, т.6, №1 / Дәүләтшина Л.Ш.

Тәфкил ага Бикчәнтәев истәлекләре

Дәүләтшина Л.Ш.

171–176 б.


doi.org: 10.22378/he.2021-6-1.171-176


Язмада 1943–1944 елларда Бөек Ватан сугышында булган Тәфкил Бикчәнтәевның сугыш көннәре турында истәлекләре тәкъдим ителә. Истәлекләр Җиңүнең 60 еллыгы уңаеннан һәм мәктәп балаларына атап язылган. Истәлекләрдә ниндидер нечкәлекләр, хис-тойгылар бик чагылмый; автор, киресенчә, иң төп, үзе бик мөһим дип санаган моментларны гына яктырта. Язманың структурасы да уйланган: кереш өлешендә автор бөек сугышта җиңүнең кыйммәтен, татар халкының җиңүгә керткән өлешен зурлап искә ала. Язманың бу өлеше өндәмә теле белән язылган. Аннан автор армиягә алынуы, Суслонгер лагерында булуы, Икенче Балтыйк фронтында сугышка керүе турында яза. Язманың бу өлешендә инде аның үзәгенә үткән вакыйгалар искә алына. Язмалар гади татар авылы баласының сугыш афәтен күрүе, шулай булуга карамастан, ныклы тормыш коруы турында бәян итә.


Төп төшенчəлəр: Бөек Ватан сугышы, истәлекләр, Суслонгер лагеры, Тәфкил Бикчәнтәев

Цитаталаштыру: Дәүләтшина Л.Ш. Тәфкил ага Бикчәнтәев истәлекләре // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 1. С. 171–176. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-1.171-176


Автор турында белешмə: Дәүләтшина Лилия Шамил кызы – өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты (420015, Пушкин ур., 56, Казан, Россия Федерациясе); tafkilevna@mail.ru


Редакциягә керде 02.03.2021   Басылуга кабул ителде 22.03.2021

Онлайн басылды 21.04.2021