Төп меню / 2021, т.6, №2 / Зиннәтуллина А.Ә.

Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова истәлегенә ачылачак мәктәпкә нигез салу мәрасиме

Зиннәтуллина А.Ә.

302–311 б.


doi.org: 10.22378/he.2021-6-2.302-311


Тәкъдим ителгән мәкалә мәгърифәтче, татар хатын-кызларыннан беренче журналист Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова исемен мәңгеләштерү нияте белән 1915 елда Кәрәкәшле авылында (хәзер Татарстанның Ютазы районы) кызлар мәктәбенә нигез салу тантанасына багышланган. Хезмәттә әлеге шәхеснең кыскача тормыш юлы, “Сибирия” газетасы битләрендә аның тарафыннан күтәрелгән мәсьәләләр яктыртыла. Ул газетаның беренче саннарыннан үк “Хатын-кыз дөньясы” сәхифә¬сен ачып җибәрә. Әлеге сәхифәдә заманы өчен иң актуаль булган проблемалар: хатын-кызларның гаиләдәге һәм җәмгыятьтәге урыны, аларның белем алуга көрәшләре, кызлар мәктәпләре, мөгаллимәләрнең хәле, тәрбия мәсьәләләре һ.б. яктыртыла. Мәкаләдә шулай ук искә алынган мәктәп файдасына иганә җыю тарихы һәм мәрасим үткәрелгән көн яктыртыла. Мәрасим үзе Фатыйма-Фәридәнең әтисе һәм берничә дин әһелләре тырышлыгы белән башкарыла. Мәкаләдә әйләнә-тирә авыллардан мәктәпне салуга өлеш керткән күп кенә шәхесләрнең исемнәре искә алына.


Төп төшенчəлəр: Кәрәкәшле, мәгариф, иганә, попечитель, Гариф Батыршин, Нәүрүзова, тантана, мәктәп, «Сибирия» газетасы

Цитаталаштыру: Зиннәтуллина А.Ә. Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова истә¬легенә ачылачак мәктәпкә нигез салу мәрасиме // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. Б. 302–311. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.302-311


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Батыршин 1915 – Батыршин Г. Фатыйма-Фәридә ханым наменә корылган мәктәпкә нигез кору мәрасиме // Сөембикә. 1915. № 3.
Дунаева 1916 – Дунаева Х. Мөхтәрәмә Фатыйма-Фәридә ханым хакында сабыйлык хатирәсе // Сөембикә. 1916. № 9.
Ишмөхәммәд 1915 – Ишмөхәммәд К. Фатыйма ханым мәктәбенә // Тормыш. 1915. 24 сентябрь.
Кадыйри 1914 – Кадыйри З. Олуг бер зыяг // Тормыш. 1914. 19 февраль.
Мәрҗани 1915 – Мәрҗани. Казан: Мәгариф, 1915.
«Мохбир» 1915 – «Мохбир». Мәрхүмә Фатыйма-Фәридә ханым исеменә мәктәп // Тормыш. 1915. 8 март.
Сәлимова 1916 – Сәлимова С. Фатыйма-Фәридә мәктәбенә иганә // Тормыш. 1916. 20 апрель.
Фатыйма ханым 1915 – Фатыйма ханым мәктәбе хакында сораучыларга // Тормыш. 1915. 22 гыйнвар.
Фатыйма-Фәридә ханым 1914 – Фатыйма-Фәридә ханым исеменә кызлар мәктәбе ачу мәсьәләсе // Вакыт. 1914. 11 декабрь.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Биктимирова Т. А. Ступени образования до Сорбонны. Казань: Алма-Лит, 2003.
Биктимирова Т.Ә. Ил язмышын салып иңнәренә. Казан: Алма-Лит, 2006.
Зиннатуллина А.Ә. Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова һәм «Сибирия» газетасы // Научное наследие и общественная деятельность братьев Максуди: материалы Международной научной конференции, приуроченной к 150-летию А.Максуди и 140-летию С.Максуди. Казань: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2019. С. 82–87.
Махмутова А.Х. Пора и нам зажечь зарю свободы. Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.
Милләт аналары: тарихи-документаль һәм биографик җыентык / төз.-авт. А.Х. Мәхмүтова. Казан: Җыен, 2012.

Автор турында белешмə: Зиннәтуллина Алсу Әнвәр кызы – фәнни хезмәткәр, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mаil.ru


Редакциягә керде 5.02.2021   Басылуга кабул ителде 22.11.2021

Онлайн басылды 29.11.2021