Төп меню / 2021, т.6, №2 / Сәлахова Э.К.

Тәтеш ягы татарларында миграцион күренешләр: юнәлешләре, сәбәпләре һәм нәтиҗәләре (XVI гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы)

Сәлахова Э.К.

290–301 б.


doi.org: 10.22378/he.2021-6-2.290-301


Тәкъдим ителгән хезмәттә Тәтеш төбәге халкының миграцион халәтен һәм процессларын карау, шулай ук күчү урыны буларак теге яки бу урынны сайлау, күчүгә этәргән сәбәпләрне ачыклау бурычлары куелды. Төбәк тарихын бу ракурста өйрәнү беренче тапкыр башкарыла. Безнең фикеребезчә, төбәк тарихын өйрәнүдә мондый алым актуаль, чөнки татар җәмгыятендә нәсел тамырлары, бәйләнешләр һәрвакыт көчле булган, бер нәсел кешеләре төрле төбәктә яшәсәләр дә, бер-берсе белән элемтәдә торганнар, бу, үз чиратында, миграцион юнәлешне сайлауга да тәэсир иткән. Безнең тикшеренү нәтиҗәсендә Тәтеш халкында тарихның төрле этапларында булган берничә миграция юнәлеше ачыкланды. Болгар дәүләте тузганнан соң, алга таба Казан ханлыгы җимерелгәч, аерым нәсел, авыл кешеләренең хәзерге Татарстан Республикасы Спас районы якларына күчеп китүе күзәтелә. Мондый күчеш аңлашыла да, чөнки халык хәтере буенча бу күчеш үз җирлегендә, үз дәүләте кысаларында барган итеп кабул ителә. Билгеле булганча, Идел буе Болгар дәүләтенең җирләре Идел елгасының сул ягына да, уң ягына да җәелгән була. Шулай ук Тәтеш ягыннан чыккан кешеләр тарафыннан хәзерге Спас, Әлмәт районнары ягындагы кайбер авылларның нигезләнүен дә күрсәтергә кирәк. Миграция өчен, сәяси халәт кебек үк, икътисадый шартлар да сәбәп була ала. Сөрү җире азлыгы халыкны җир күбрәк булган Уфа губернасы Минзәлә өязенә китәргә этәрә. Тау ягы халкының көньяктагы Әстерхан шәһәре белән бәйләнеше, бу җирлекнең сату-алу өчен географик яктан уңайлы урнашуы, шулай ук биредәге табигать шартлары күп кенә кешеләрне Идел буендагы ачлык елларында ачлыктан коткарып кала. Урта Иделдән күчүчеләр арасында күпчелекне Тау ягы кешеләре тәшкил иткән. Төрле төбәктә яшәүче татарларның тарихи бәйләнешен, күчеш күренеш-ләрен, юнәлешләрен ачыклау җирле тарихны, авыллар тарихын өйрәнүгә яңа материал бирә.


Төп төшенчəлəр: Тәтеш, миграция, Болгар дәүләте, Әстерхан төбәге, татар халкы, ачлык

Цитаталаштыру: Сәлахова Э.К. Тәтеш ягы татарларында миграцион күренешләр: юнәлешләре, сәбәпләре һәм нәтиҗәләре (XVI гасырның икенче яртысы – XX гасыр башы) // Историческая этнология. 2021. Т. 6, № 2. Б. 290–301. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-2.290-301


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

ГА АО – Государственный архив Астраханской области. Ф. 394. Оп. 1. Д. 1021.
Гайнетдин Әхмәрев: тарихи-документаль җыентык. Казан: Хәтер, 2000.
Мәрҗани Ш. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
Рухи мирас. Эзләнүләр һәм табышлар. Казан, 2017. 4 нче чыгарылыш.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Ахметзянов М.И. Родословная Алиша // Ахметзянов М.И., Шарифулли-на Ф.Л. Касимовские татары. Казань: Магариф, 2010. С. 11–14.
Әхмәтҗанов М.И. Татар шәҗәрәләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 1995.
Населенные пункты Республики Татарстан. Краткий справочник. Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 1997.
Салахова Э.К. Метрические книги как источник изучения татарской общины г. Астрахани (вторая половина XIX – начало XX вв.) // Историческая этнология. 2016. Т.1, № 1. С. 86–95.
Сиражетдинов Ш.К. История села Новые Булгары. Астрахань, 2001.

Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы – тарих фәннәре кандидаты, Татарстан республикасы халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru


Редакциягә керде 14.09.2021   Басылуга кабул ителде 22.11.2021

Онлайн басылды 29.11.2021