Төп меню / 2022, т.7, №1 / Сәлахова Э.К.

Иж-Буби мәдрәсәсенең Тау ягы мәгарифе үсешенә йогынтысы: Акъегет мәдрәсәсе тарихыннан сәхифәләр

Сәлахова Э.К.

24–34 б.


doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.24-34


XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар буржуазия вәкилләре ярдәме белән татарлар күпләп яшәгән һәр төбәктә мәдәният үзәге булган җәдиди уку йортлары ачыла. Шундый уку йортларының күбесе авыл җирлегендә эшләгән, һәм алар аерым төбәкнең мәгариф үзәге булып торганнар. Бу мәдрәсә җитәкчеләре, остазлары тырышлыгы нигезендә татар-мөселман дөньясында танылганнар һәм бәяләнгәннәр. Атаклы мәдрәсәләрнең эшчәнлеге һәм тәҗрибәсе җәдиди белем бирүне киңрәк даирәгә тарату мөмкинлегенә өмет уяткан. Уникаль дип аталырга хакы булган шундый мәдрәсәләрнең берсе – Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылы мәдрәсәсе. Бу авыл мәдрәсәсенең тарихы бертуган Нигъмәтуллиннар белән бәйле, аларның тәҗрибәсе, бу мәдрәсәдә үскән кадрлар татарларда гына түгел, ә башка төрки халыклар арасында да мәгариф үсешенә зур өлеш керткән. Бу хезмәтнең максаты: Иж-Буби мәдрәсәсенең Казан губернасы Тау ягы мәгарифе үсешенә йогынтысын күрсәтү. Казан губернасы Чар өязе Акъегет авылы мәдрәсәсе тарихы нигезендә, кайда урнашуларына бәйле булмастан, татар мәдрәсәләренең бер-берсе белән аралашуы һәм хезмәттәшлеге күрсәтелә. Хезмәт әлеге атаклы мәдрәсәләрнең тарихы хакында XIX йөз ахыры – XX йөз башы татар мәгарифе бердәмлеге кысалары эчендә фикер йөртеп бәяләүгә юнәлтелгән. Бу аның яңалыгын да билгели. Мәсьәләгә карата кулланылган мондый алым Иж-Буби тарихында да, шулай ук Акъегет мәдрәсәсе тарихында да аз билгеле булган сәхифәләрне ачыкларга мөмкинлек бирде. Акъегет мәдрәсәсендә укыткан мөгаллимнәрнең зур күпчелеген Иж-Буби мәдрәсәсен тәмамлаган шәкертләр тәшкил иткәнлеге ачыкланды, димәк, Тау ягында җәдитчелекне башлап кертүчеләр, үстерүчеләр дә алар икәнлеге аңлашыла. Бу уку йортлары эшчәнлеге мисалында XIX йөз ахыры – XX йөз башында татар авылларында югары мәдәният үсеше күрсәтелә.


Төп төшенчəлəр: мәгариф, мәдрәсә, җәдидчелек, татар халкы тарихы, татар хәйриячелеге

Цитаталаштыру: Сәлахова Р.А. Иж-Буби мәдрәсәсенең Тау ягы мәгарифе үсешенә йогынтысы: Акъегет мәдрәсәсе тарихыннан сәхифәләр // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 24–34. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.24-34


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Заһидулла Шәфигуллин // Русия сәүдәсе. 1913. Б. 6–7.
ТР ДА. Ф. 1. Э. 5482 – Татарстан республикасының Дәүләт архивы (ТР ДА). 1 ф. 4 тасв. 5482 эш. 253а – 255а кгз.
ТР ДА. Ф. 1. Э. 6183 – ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 6183 эш. 6–8б. кгз.
ТР ДА. Ф. 160. Э. 1463 – ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1463 эш. 6а – 8б кгз.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Бертуган Бубыйлар һәм Иж-Бубый мәдрәсәсе: тарихи-документаль җыентык. Казан: Рухият, 1999.
Гимазова Р. «Сөембикә» журналының библиографик күрсәткече (1913–1918). Казан: Отечество, 2016.
Махмутова А. Пора и нам зажечь зарю свободы! (джадидизм и женское движение). Казань: Татар. кн. изд-во, 2006.
Тимершин И. Акъегет авылы тарихы сәхифәләре. Казан, 2001.

Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы – тарих фәннәре кандидаты, хәзерге тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru


Редакциягә керде 31.01.2022   Басылуга кабул ителде 22.04.2022

Онлайн басылды 19.07.2022