![]() Төп меню / 2022, т.7, №3 / Галиуллина Д.М.
Г. Гобәйдуллинның 1913 елда «Мәктәп» журналында басылып чыккан мәкаләләренә анализ Галиуллина Д.М.
482-491 б. doi.org: https://doi.org/10.22378/he.2022-7-3.482-491 Хезмәттә күренекле татар тарихчысы Газиз Гобәйдуллинның студент чорында «Мәктәп» журналында дөнья күргән, татар мәдрәсәләрендә мантыйк (логика) һәм тарих укытуга багышланган мәкаләләре тикшерелә. ХХ гасыр башында милли мәктәптә яңа, дөньяви фәннәрне укыту аеруча мөһим мәсьәләләрнең берсе саналган. Бу чорда татар телендә заман таләпләренә һәм шартларына туры китереп эшләнгән дәреслекләр әзерләү, яңа укыту алымнарына һәм ысулларына нигезләнеп белем бирү мәгариф өлкәсендәге иң мөһим эшләрнең берсе булган. Тарих буенча югары һөнәри белем алган Г. Гобәйдуллин яшь буында милли үзаң тәрбияләүдә гуманитар предметларның, аеруча мантыйк һәм тарих фәннәренең әһәмиятен яхшы аңлаган. Аның «Дин мәдрәсәләрендә тарих укыту» дигән мәкаләсендә укытучылар һәм шәкертләр өчен методик киңәшләр тәкъдим ителә. Татар педагогларының тарих укыту буенча тәҗрибәләре аз булган бу чорда әлеге күрсәтмәләрнең әһәмияте бик зур була. Мантыйк дәресләре татар мәдрәсәләрендә укытылса да, 1905 елгы инкыйлабтан соң программалар үзгәреш кичерә, заман таләпләренә туры килгән яңа дәреслеккә ихтыяҗ туа. Бу мәсьәләне тарихчы «Дин мәдрәсәләрендә мантыйк» дигән икенче бер мәкаләсендә күтәрә. ХХ гасыр башында татар җәмгыятендә «милләт» төшенчәсе һәм аның эчтәлеге турында фикер алышулар актуаль булган. «Иске тел hәм милләт» мәкаләсендә Г.Гобәйдуллин төрки халыкларның бердәмлеген саклау мәсьәләсен күтәрә. Борынгы төрки әдәбиятны яхшырак аңлау һәм өйрәнү өчен, ул мәктәпләргә яңа фән – чагатай телен укытуны кертергә кирәк дип саный. Бу мәкаләләрне өйрәнү һәм аларга анализ ясау галимнең милли мәгарифкә карашын ачыкларга ярдәм итә. Төп төшенчəлəр: Ачкыч сүзләр: мантыйк, мәдрәсә, педагогика, милли тарих, татар теле, җәдитчелек Цитаталаштыру: Галиуллина Д.М. Г. Гобәйдуллинның 1913 елда «Мәктәп» журналында басылып чыккан мәкаләләренә анализ // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 3. С. 482–491. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-3.482-491 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Атласи Һ. Себер тарихы. Сөенбикә. Казан ханлыгы. Казан: Татар. кит. нәшр., 1993. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Гаффарова Ф.Ю. Әхмәдhади Максуди. Казан: Институт истории им. Ш. Марджани АН РТ, 2002. Автор турында белешмə: Галиуллина Диләрә Мәгзум кызы, тарих фәннәре кандидаты, Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Ватан тарихы кафедрасы доценты, Казан (Идел буе) федераль университеты (420111, Левобулачная ур., 44, Казан, Россия Федерациясе); galiullinadm@mail.ru
Редакциягә керде 06.09.2022 Басылуга кабул ителде 20.10.2022 Онлайн басылды 15.12.2022 |