Төп меню / 2022, т.7, №3 / Сәлахова Э.К.

Г. Гобәйдуллин хезмәтләрендә «халык», «милләт» төшенчәләре

Сәлахова Э.К.

457-467 б.


doi.org: https://doi.org/10.22378/he.2022-7-3.457-467


XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы – татар халкы тарихында үткәннәргә борылып карау, тарихи һәм мәдәни мәсьәләләр хакында фикерләү, киләчәккә, үсешкә бурычлар билгеләү вакыты. Бу чорда татар галимнәре һәм публицистлары хезмәтләрендә «миллилек»нең асылын ачыклау, «халык», «милләт» төшенчәләре хакында фикерләү алгы планга чыга, «Без кем?» дигән сорауга җавап эзләү күзәтелә. Тәкъдим ителгән мәкаләдә автор күренекле татар галиме, тарихчы һәм педагог Газиз Гобәйдуллинның «Милләтне ничек тәгъриф кылырга?» (1913) «Төрекме, татармы?» (1918), «К вопросу о происхождении татар» (1928) дигән хезмәтләренә таянып, аның татар халкына халык исеме буларак бирелгән атамасы, татарның милләт булып формалашуы хакындагы фикерләренә анализ ясый, галимнең татар халкының асылы проблемасы хакындагы фикер үсешен күрсәтергә омтыла. Г. Гобәйдуллиның бу проблема хакындагы фикере аның замандашлары фикере белән чагыштыруда бирелә. Соңгы вакытта татар халкының асылы, эчтәлеге хакында кызыксыну арта. Проблема бүген дә актуаль, шуңа да XX гасыр башы галимнәренең бу хактагы фикерләре аеруча мөһим яңгыраш ала. Әлеге тикшеренүнең фәнни яңалыгы шул чор татар җәмгыятендәге халык исеме буларак кулланылган атама һәм милләт булып оешу хакындагы фикерләрне татарның беренче профессиональ тарихчысы Г. Гобәйдуллин хезмәтләре аша күрсәтүдән гыйбарәт.


Төп төшенчəлəр: милләт, милли тәңгәллек, халык, тарихчы Г. Гобәйдуллин, миллилек, тарих, мәдәният

Цитаталаштыру: Сәлахова Э.К. Г. Гобәйдуллин хезмәтләрендә «халык», «милләт» төшенчәләре // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 3. С. 457–467. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-3.457-467


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Баттал Г. Казан төркиләре. Казан: Татар. кит. нәшр., 1996.
Газиз 1913а – Газиз Г. Милләтне ничек аңлыйсыз? // Аң. 1913. № 22.
Газиз 1913б – Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Аң. 1913. № 8.
Газиз 1918а – Газиз Г. Без төрекме, татармы // Корылтай. 1918. № 46. Гыйнвар.
Газиз 1918б – Газиз Г. Төрекме, татармы. Казань: Миллят (Курултай), 1918.
Газиз Г. Милләтне ничек тәгъриф кылырга? // Фәнни Татарстан. 2019. № 2.
Губайдуллин Г.С. К вопросу о происхождении татар // Вестник научного общества татароведения. 1928. № 8.
Ибраһимов Г. «Без кем?» бәхәсе // Г. Ибраһимов. Милләт. Тел. Әдәбият: Сайланма хезмәтләр. Казан: Мәгариф, 2007.
Мәрҗани Ш.Б. Мөстафадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар. кит. нәшр., 1989.
Шәрәф Җан. Ничек аңларга? // Аң. 1914. № 2.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Ибрагимов М., Киямова А. Проблема национального в трудах татарских ученых и публицистов начала XX века // Филология и культура. 2016. № 1(43). С. 212–217.
Насретдинова Д.М. Историк Г.С. Губайдуллин (1887–1937): Жизнь и творчество. Автореферат на соискание ученой степени кандидата исторических наук. Казань, 1997.

Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы, тарих фәннәре кандидаты, Яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru


Редакциягә керде 11.08.2022   Басылуга кабул ителде 13.09.2022

Онлайн басылды 15.12.2022