Төп меню / 2023, т.8, №1 / Садыйков Ш.Ф.
Сеул шәһәрендәге «Ногмания» мәчет-мәктәбе һәм аның иганәчесе Габделхак Ногман Садыйков Ш.Ф.
125-140 б. doi.org: 10.22378/he.2023-8-1.125-140 Бүгенге көндә дөньяның кайсы гына почмагына барма, татар кешесен очратырга мөмкин. Аларның теге яки бу җирдә урнашуының үз тарихы һәм төрле сәбәпләре бар. Татар кешесен язмыш кая гына китермәсен, ул, беренче чиратта, милләттәшләре, дин кардәшләре белән берләшә, мөселман мәхәлләсен оештыра. Бу хәл төрле тарихи чорларда татарларга үзаңын, динен һәм телен саклап калырга ярдәм иткән. Кореяга барып җиткән милләттәшләребез дә бу кагыйдәләрдән читтә калмаганнар. Әлеге мәкаләдә «Милли байрак» газетасы материалларына таянып, Киҗу (Кейджо) (хәзерге Сеул) шәһәрендәге «Ногмания» мәчет-мәктәбе һәм аның иганәчесе Габделхак Ногман эшчәнлеге турында мәгълүмат бирелә. 1926 елда оешкан мәчет-мәктәп озак еллар дәвамында Корея татарларының төп мәгърифәт учагы булып торган, Киҗу Идел-Урал төрек-татарлары мәдәнияте җәмгыятенең идарәсе карамагында эшләп килгән. Әлеге газетага таянып, мәктәп эшчәнлегенә караган мәгълүматларны 1944 елга кадәр күзалларга мөмкин. Бүгенге көндә мөһаҗирлектәге милләттәшләребезнең тарихын өйрәнү татар халкының бай мәдәни мирасын туплау, барлау һәм торгызу юлында иң мөһим эшләрнең берсе. Әлеге мәгълүматлар нигезендә Корея татарларының милли мәгарифе торышы, андагы укыту программалары, укыту тәртипләре, кулланылган дәреслекләр белән танышырга мөмкин. Моннан тыш, аерым педагогларның, иганәчеләрнең, җәмәгать эшлеклеләренең исемнәрен барлау, мәктәпнең оешу тарихын күзаллау мөмкинлеге туа. Мәктәп белән бәйле яңа мәгълүматларны, төрле фикерләрне, аерым фотоларны бастырып чыгару татар халкының асылын ачыкларга, бердәмлеген ныгытырга ярдәм итә. Төп төшенчəлəр: Киҗу, Габделхак Ногман, «Ногмания» мәктәбе, «Милли байрак» газетасы, милләт, татар мәгарифе, мөһаҗирлек Цитаталаштыру: Садыков Ш.Ф. Сеул шәһәрендәге «Ногмания» мәчет-мәктәбе һәм аның иганәчесе Габделхак Ногман // Историческая этнология. 2023. Т. 8. № 1. С. 125–140. DOI: 10.22378/he.2023-8-1.125-140
ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Адутов Р.М. В стране самураев: татарская диаспора и мусульманские школы Японии // Минбар. 2009. № 2(4). С. 46–53. Автор турында белешмə: Садыйков Шамил Фәнис улы, педагогика фәннәре кандидаты, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); mergen777@mail.ru
Редакциягә керде 27.04.2023 Басылуга кабул ителде 31.05.2023 Онлайн басылды October 23, 2023 |