Төп меню / 2023, т.8, №3 / Зиннәтуллина А.Ә.
«Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» (Маһруй Мозаффариянең язма мирасы) Зиннәтуллина А.Ә.
422-431 б. doi.org: 10.22378/he.2023-8-3.422-431 Мәкалә күренекле мәгърифәтче, мөгаллимә, шагыйрә Маһруй Гадбелвәли кызы Мозаффариянең (1873–1945) 150 еллык юбилее уңаеннан тәкъдим ителә. Мөгаллимәнең кыскача тормыш юлы һәм педагогик эшчәнлеге яктыртыла, язма мирасына күзәтү ясала. М.Мозаффариянең 1901 елда Казан университеты басмаханәсендә нәшер ителгән, әлегә кадәр фәнни әйләнешкә кермәгән «Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» («Замана кешеләренә нәсыйхәт») китабына анализ ясала. Анда бүгенге көндә дә актуаль булган кыз бала тәрбиясе, гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләре күтәрелгән. Хезмәтнең кулъязмасы 1900 елның 21 апрелендә язылып бетеп, шул елның 27 ноябрендә цензура тарафыннан китапны бастыруга рөхсәт бирелгән. «Нәсыйхәтнамә...» кечерәк кенә форматтагы 14 битле китапчык, өч өлештән гыйбарәт. Беренче өлештә хатын-кызларга белем алу кирәклеге яктыртыла, балалар һәм хатын-кыз тәрбиясе буенча нәсыйхәтләр бирелгән. Икенче өлештә кайната һәм кайнана, ә өченче өлештә ир белән хатын мөнәсәбәтләренә бәйле киңәшләр яктыртылган. Автор китапны дини тәрбия нигезләренә таянып, үз тормышыннан алынган мисаллар белән тулыландырып язган. «Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» М.Мозаффариянең тормыш юлына караган кайбер сәхифәләрне төгәлләштерергә яки ачыкларга, авторның узган вакыйгаларга карата шәхси карашын ачыкларга һәм шул заман мохитен күзалларга ярдәм итә. Төп төшенчəлəр: нәсыйхәт, нәсыйхәтнамә, хатын-кыз мәгарифе, кыз балаларга белем һәм тәрбия бирү, килен, кайнана Цитаталаштыру: Зиннәтуллина А.Ә. «Нәсыйхәтнамә ли-әһле замана» (Маһруй Мозаффариянең язма мирасы) // Историческая этнология. 2023. Т. 8. № 3. С. 422–431. DOI: 10.22378/he.2023-8-3.422-431 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР ХХ гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәсьәләсе / төз.-авт. Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих ин-ты, 2020. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Абдулхакова А.Р. Татарская детская книга начала ХХ века: 1901–1917 гг. Дис. … канд. филол. наук. Казань, 1998. Автор турында белешмə: Зиннәтуллина Алсу Әнвәр кызы, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге фәнни хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А., Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mail.ru
Редакциягә керде 24.07.2023 Басылуга кабул ителде 11.09.2023 Онлайн басылды 04.12.2023 |














