Төп меню / 2023, т.8, №3 / Баһаветдинова Х.З.

Ямаширмә авылы мәктәбенә – 120 ел

Баһаветдинова Х.З.

432-441 б.


doi.org: 10.22378/he.2023-8-3.432-441


Фәнни мәкалә бүгенге көндә Ямаширмә урта гомуми белем бирү мәктәбенең 120 еллык тарихына багышлана. ХХ йөз башында Казан өязенең Ямаширмә авылында рус-татар мәктәбе (училищесы) ачылу, сугыш чорындагы мәктәп тормышы, совет укыту системасы, мәктәпнең төрле баскычлары, яшәеше һәм үсеше күрсәтелә. Мәктәп ачылуда авыл мулласы Фазлыйәхмәт Хәмзиннең роле, Казан татар укытучылар мәктәбен тәмамлап, 1903–1908 елларда мәктәптә укыткан Габделкаюм Коләхмәтовның, 1911–1932 еллардагы директор «учитель Габдулла»ның эшчәнлеге өйрәнелде. Мәкалә техник фәннәр кандидаты Р.Ә. Шакирҗановның «Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе» дип аталган хезмәтен кулланып, Татарстан Республикасы Дәүләт архивында сакланган чыганаклар белән тулыландырып язылды.


Төп төшенчəлəр: Ямаширмә мәктәбе, мәгариф, Казан өязе, мулла Ф.Хәмзин, Габделкаюм Коләхмәтов, сугыш еллары, «учитель Габдулла»

Цитаталаштыру: Баһаветдинова Х.З. Ямаширмә авылы мәктәбенә – 120 ел // Историческая этнология. 2023. Т. 8. № 3. С. 432–441. DOI: 10.22378/he.2023-8-3.432-441


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Казанские губернские ведомости. 1907. 6 марта.
ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3049 эш.
ТР ДА. 1 ф. 4 тасв. 3547 эш.
ТР ДА, 119 ф. 1 тасв. 780 эш.
ТР ДА. 119 ф. 1 тасв. 1116 эш.
ТР ДА. 160 ф. 1 тасв. 1216 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 1 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 9 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 25 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 31 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 91 эш.
ТР ДА. Р6500 ф. 1 тасв. 142 эш.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Баһаветдинова Х.З. Ямаширмә авылында дин һәм мәгърифәт торышы (XIX–ХХ гасыр башы) // Гасырлар авазы–Эхо веков. 2009. №1. 190–194 бб.
Биктимирова Т.Ә. Кызлар язмышы – милләт язмышы // Хәтерләрне яңартыйк. Казан: ТР ФАнең Ш.Мәрҗани ис. Тарих институты, 2012. 6–11 бб.
Гарипова Ф. Хәтеремнән чыкмый һич тә. Казан: Татар. кит. нәшр., 2003. 191 б.
Зиннәтуллина А.Ә., Садыйков Ш.Ф. Совет мәгарифе: татарлаштырудан үзәкләштерүгә таба (1938–1958) // Татар педагогик фикере тарихы. Казан: ТФА Ш.Мәрҗани исем. Тарих институты, 2017. 163–176 бб.
Салихов Р.Р., Хайрутдинов Р.Р. История мусульманских приходов Высокогорского района // Очерки истории Высокогорского района Республики Татарстан. Казань, 1999. С. 205–206.
Шакирҗанов Р.Ә. Ямаширмә мәктәбе – мәгърифәт чишмәсе. Татар мәгарифенең үсеш юллары. Казан: «Новое знание» ЯАҖ, 2005. 204 б.

Автор турында белешмə: Баһаветдинова Халидə Зиннəт кызы, Идел буе һəм Урал алды тарихы бүлеге фəнни хезмəткəре, Татарстан Республикасы Фəннəр академиясенең Ш. Мəрҗани исемендəге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); halida12_61@mail.ru


Редакциягә керде 01.09.2023   Басылуга кабул ителде 20.10.2023

Онлайн басылды 04.12.2023