Төп меню / 2024, т.9, №1 / Сәлахова Э.К.

ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары күзлегеннән милләт проблемалары

Сәлахова Э.К.

17-29 б.


doi.org: 10.22378/he.2024-9-1.17-29


XIX–XX йөзләр чиге – татар җәмгыятендә үткән турында фикерләү һәм милләтнең киләчәк үсешенә бурычлар билгеләү чоры. Вакытлы матбугат битләрендә халыкның исеме хакында фикер алышулар башлана, татар зыялылары «милләт», «миллият» төшенчәләренең эчтәлегенә карата карашларын белдерәләр. Мөһим сораулар хакында фикерләшүгә ирләр белән беррәттән, татар хатын-кызлары да кушыла. Бу мәкаләдә автор милли мәсьәләләрне чишүгә хатын-кызларның позициясен күзәтүне һәм бу юнәлештә аларның эшчәнлеген өйрәнүне максат итә. Халыкның милли тормышы мәсьәләләрен, аның үсеш перспективаларын хатын-кыз күзлегеннән карау – хезмәтнең яңалыгы. Мәсьәләгә болай якын килү – мөһим бурыч, чөнки хатын-кызлар җәмгыятьнең киләчәктә сыйфатын билгеләүче яшь буынны тәрбияләүгә турыдан-туры мөнәсәбәтле. Аларның карашлары һәм үсеш стратегияләре бүгенге фән күзлегеннән чыгып караганда да зур кызыксыну тудыра. Эзләнү нәтиҗәсе буларак, шул билгеле булды: XX йөз башы татар хатын-кызы халык исеме хакындагы фикер-бәхәсләрдә актив катнашкан һәм «татар» этнонимын яклаучы буларак чыгыш ясаган. Ул милләт үсеше стратегиясенең конкрет юнәлешләрен билгеләүгә өлеш керткән. Хатын-кыз фикере буенча, беренче чиратта, халыкның физик сәламәтлегенә игътибар булырга тиеш, аннан рухи сәламәтлек турында да сүз алып барырга була. Хатын-кызлар милләтнең нигезе итеп дин һәм туган телне саныйлар. Хатын кыз күзлегеннән чыгып караганда, үсеш стратегиясе тәрбия һәм мәгарифкә таянырга тиеш. Шуңа да алар яшь буынны тәрбияләүне үз өсләренә бурыч итеп алалар, тәрбия турында хезмәтләр язалар, хатын-кыз мәгарифен оештыруда конкрет эшләр белән шөгыльләнәләр. Мәкаләгә кушымта буларак, XX йөз башы татар матбугатыннан хатын-кызларның татар милли хәятенә фикерен чагылдырган чыганаклар тәкъдим ителә.


Төп төшенчəлəр: милләт, милли тәңгәллек, миллилек, татар халкы тарихы, татар хатын-кызы.

Цитаталаштыру: Сәлахова Э.К. ХХ гасыр башында татар хатын-кызлары күзлегеннән милләт проблемалары // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 1. С. 17–29. DOI: 10.22378/he.2024-9-1.17-29


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

XX гасыр башы татар вакытлы матбугатында хатын-кыз мәгарифе мәсьәләләре (документлар җыентыгы) / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2020.
Вәлидев Җамалетдин. Милләт вә миллият // Җамал Вәлиди: әдәби һәм тарихи-документаль җыентык / төз Д.Абдуллина, Җ.Миңнуллин. Казан: Җыен, 2010.
Мәрҗани Ш.Б. Мөстәфадел-әхбар фи әхвали Казан вә Болгар. Казан: Татар.кит.нәшр., 1989.
Милләтне ничек аңлыйсыз? // Аң. 1913. № 22. Б. 394.
Татар тәрбиясе: Г Биктимирия һәм Ф.Сөләймания хезмәтләрендә гаилә тәрбиясе мәсьәләләре / төзүче-авторлар Мортазина Л.Р., Зиннәтуллина А.Ә. Казан: ТР ФА Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2021.
Терешкавия Өммегөлсем. Дин вә туган тел // Сөембикә. 1914. № 19. Б. 5–7.
Терешкавия Өммегөлсем. Милләт вә аның тамырлары // Сөембикә. 1914. № 20. Б. 10–11.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Сәлахова Э.К. Г. Гобәйдуллин хезмәтләрендә «халык», «милләт» төшенчәләре // Историческая этнология. 2022. № 3. С. 457–467. DOI: 10.22378/he.2022-7-3.457-467
Шакуров Ф.Н. Развитие исторических знаний у татар до февраля 1917 года. Казань: Изд-во Казан ун-та, 2002.

Автор турында белешмə: Сәлахова Эльмира Кадим кызы, тарих фәннәре кандидаты, яңа тарих бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); ilsalah@mail.ru


Редакциягә керде 10.11.2023   Басылуга кабул ителде 10.01.2024

Онлайн басылды 26.02.2024