Төп меню / 2024, т.9, №1 / Биктимирова Т.Ә.
Татар кызлары Россия империясе югары уку йортларында (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы) Биктимирова Т.Ә.
49-60 б. doi.org: 10.22378/he.2024-9-1.49-60 Фəнни мəкалəдә ХIХ–ХХ гасырлар чигендә Россиянең югары уку йортларында белем алган татар кызлары турында мәгълүмат бирелә. Алар укыган уку йортлары, аларга керү һәм уку шартлары турында сүз алып барыла. Бу чорда татар хатын-кызлары арасында Петербург шәһәрендә белем алучылар күзәтелгән. Югары медицина курсларында татар кызларыннан иң беренче Разыя Котлыярова укып чыккан. Шулай ук Әминә Батыршинаның да әлеге уку йортында белем алуы билгеле. Моннан тыш, татар кызлары хуҗалыкның төрле тармакларына караган белгечлекләр – политехник, сәүдә өлкәсе, әдәбият-тарих буенча белем алганнар, табигать фәннәрен үзләштергәннәр. Хатын-кызлар өчен ачылган югары курслар шәхси ярдәм һәм укучылардан килгән керемнәр хисабына эшләгән. Шуңа күрә анда уку һәркемнең хәленнән килмәгән. Казан югары курсларының тарих-филология факультетында 1906–1918 елларда барлыгы 12 татар кызы укыганлыгы мәгълүм. Мәкаләдә югары курсларда белем алган татар кызларының иҗтимагый эшчәнлеге турында да фикерләр әйтелә. Бу курсларны тәмамлаган кызлар арасында белем алуларын дәвам итеп, фән өлкәсенә аяк басучылар да була. Шундыйларның берсе – Мәрьям Гобәйдуллина. Ул Казанда ачылган Төньяк-Көнчыгыш археология һәм этнография институтында белем ала, “Казан татарлары этнографиясе” буенча лекцияләр укый. Мәкаләгә кушымта буларак, Октябрь революциясенә кадәр Хатын-кыз югары курсларында укыган татар кызларының исемлеге тәкъдим ителә. Төп төшенчəлəр: татар кызлары, югары белем, югары курслар, медицина, тарих, филология. Цитаталаштыру: Биктимирова Т.Ә. Татар кызлары Россия империясе югары уку йортларында (XIX гасыр ахыры – XX гасыр башы) // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 1. С. 49–60. DOI: 10.22378/he.2024-9-1.49-60 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Женщины и университет // Женский вестник. 1916. №7–8. С. 108. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Әмирхан Р. Иманга тугрылык. Казан, 1997. Автор турында белешмə: Биктимирова Тәэминә Әхмәт кызы, тарих фәннәре кандидаты, ирекле эзләнүче (Казан, Россия Федерациясе); citno21@mail.ru
Редакциягә керде 10.04.2023 Басылуга кабул ителде 03.07.2023 Онлайн басылды 26.02.2024 |