Төп меню / 2024, т.9, №1 / Зиннәтуллина А.Ә.

Багъбостан Мөэминова һәм аның Оренбургтагы кызлар мәктәбе (икенчел анализ материаллары нигезендә)

Зиннәтуллина А.Ә.

61-67 б.


doi.org: 10.22378/he.2024-9-1.61-67


Мәкалә күренекле мәгърифәтче, татар хатын-кызлары арасында аң-белем таратуда зур өлеш керткән мөгаллимә Мөэминова Багъбостан Вилдан кызының тууына 140 ел тулу уңаеннын тәкъдим ителә. Б.В.Мөэминова Беренче Россия революциясеннән соң Оренбург шәһәрендә беренче җәдиди кызлар мәктәбе ача. Мәктәп 1908–1918 еллар дәвамында эшләп, соңыннан шәһәр карамагына күчерелә. Әлеге мәктәпне тәмамлаган 149 кыз укытучы һөнәрен сайлый. Багъбостан ханым татар хатын-кызлары арасында беренчеләрдән буларак, 1913 елда Мөселман Диния назәрәтендә имтихан тотып, мөгаллимәлеккә шәһадәтнамә ала. Уку-укыту эшләре белән танышу өчен, 1914 елда Төркиягә бара, анда Милләт мәҗлесе утырышында чыгыш ясый. XIX–XX гасырлар кичешендә Оренбург губернасының Кабан авылында Гани Хөсәенов башлап җибәргән мөгаллимәләрнең белемен арттыру өчен җәйге курсларны торгызып, 1916–1917 елларда аның мөдирәсе була. Оренбург мөслимә ханымнары җәмгыяте, Багъбостан ханым мәктәбенең ун еллык юбилее мөнәсәбәте белән, «Ун еллык гыйльми хезмәт» исемле китап бастырып чыгара. Мәкаләдә әлеге китаптан өзекләр бирелә. Аларда мөгаллимә ханымның эшчәнлеге, мөселман хатын-кызлары арасында мәгърифәт тарату һ.б. мәсьәләләр карала, Кырымдагы кызлар мәктәбе мөгаллимәсе Һөрмез Мөхәммәдованың мөгаллимәләр курсы турындагы истәлекләре, Багбостан ханым турында төрек газетасы «Тасфире әфкяр»дә басылып чыккан мәкалә тәкъдим ителә.


Төп төшенчəлəр: Багъбостан ханым, хатын-кыз мәгарифе, мөгаллимәләр курсы, Акмәчет, Оренбург, Кырым, Оренбург мөслимә ханымнар җәмгыяте.

Цитаталаштыру: Зиннәтуллина А.Ә. Багъбостан Мөэминова һәм аның Оренбургтагы кызлар мәктәбе (икенчел анализ материаллары нигезендә) // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 1. С. 61–67. DOI: 10.22378/he.2024-9-1.61-67


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Мөслими Г. Оренбургта кызлар мәктәбе // Вакыт. 1915. 3 апрель.
Ун еллык гыйльми хезмәт: Оренбург шәһәрендә беренче кызлар мәктәбе вә беренче мөгаллимәләр курсының мөәссисе вә мөдирәсе Багъбостан ханымның ун еллык бәйрәменә багышлана. Оренбург, 1918. 23 б.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Зиннәтуллина А.Ә. “Мәктәп тотып үскән баллы Багъбостан ханым…” // Безнең мирас. 2019. №5. Б.16–22.
Кудаш С. Халкыбызның каһарман бер кызы // Казан утлары. 1984. №10. Б.164–169.

Автор турында белешмə: Зиннәтуллина Алсу Әнвәр кызы, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге фәнни хезмәткәре, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А., Казан, Россия Федерациясе); jamash.00@mail.ru


Редакциягә керде 04.12.2023   Басылуга кабул ителде 31.01.2024

Онлайн басылды 26.02.2024