Журнал сәясәте

Басманың максаты – Россиядә һәм чиктәш илләрдә тарихи этнологиянең тарихи, культурологик, антропологик, социологик дисциплиналар белән тыгыз бәйләнештәге мөстәкыйль фәнни юнәлеш буларак үсешенә ярдәм итә торган тикшеренүләрнең яңа ысулларын һәм нәтиҗәләрен яктырткан хезмәтләрне бастырып чыгару. Журнал Евразия киңлегендә тарихи-этнологик тикшеренүләрнең яңа стандартларын формалаштыруда уникаль мәйданчык булып тора һәм әлеге өлкәдә халыкара бәйләнешләрне ныгытуга зур өлеш кертә.

Журналның төп тикшеренү үзәген тарихи үзгәрешләр күзлегеннән чыгып анализ ясалган этнофор, этнос, этник берләшмәләр тәшкил итә.

Журнал киң катлау белгечләрнең этно-археология, этнография, этнолингвистика, архив эше, музей эше, социаль/мәдәни антропология, төбәкне өйрәнү, диннәрне өйрәнү, этносоциология, этнопсихология, этнопедагогика һәм тарихи-этнологик белемнәрне баетуга ярдәм итүче башка фәнни юнәлешләргә караган  язмаларын һәм фәнни бәхәсләрне бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Төп игътибар тарихи этнологиянең гуманитар фәннең төрле тарихи-социаль юнәлешләрен берләштерү механизмы буларак үсеше белән бәйле фәнни-методик эшләнмәләргә бирелә. Иң әһәмиятле мәсьәләләр арасында Евразия халыкларының милли тарихына, мәдәниятләре барлыкка килү һәм үсешенә, традицион мәдәниятләренә караган яңа мәгълүматлар, этник берләшмәләрнең тышкы йогынтыларга яраклашуы барышында миллилекнең хәзерге структуралары һәм яшәеш институтлары карала.

Журнал 2016 елдан бирле чыга, төрки дөньяның милли мәдәнияте тарихы өлкәсендәнге өр-яңа тикшеренүләрне җиткерүне максат итә. Төрки этник берләшмәләрнең үсешен нәзари тарихи-этнологик юнәлештән чыгып карау редакция коллегиясен этник географияне тагын да киңәйтү фикеренә этәрде. Журналның яңа мәсләге нигезендә Евразия киңлегендәге барлык халыкларны – славян-рус, фин-угор, төрки-монголларны, аларның тарихи яктан ныгып урнашкан тыгыз һәм күпкырлы элемтәләрен яктырткан тикшеренүләргә мөрәҗәгать итү күздә тотыла.

Ачык керү сәясәте

“Тарихи этнология” журналы ачык керү сәясәтен гамәлгә ашыра. Укучылар журналның тулы текстлы материалларын бушлай укый ала.

Журнал архивына керү журнал сайтында http://historicalethnology.org һәм www.elibrary.ru Фәнни электрон китапханә платформасында гамәлгә ашырыла.

Журналда басылган материаллар авторлык хокукы белән саклана  (https://creativecommons.org/licenses/by/4.0/).

Редакцияләү һәм бастыру өчен авторлардан түләү алынмый. Автор гонорары түләнми.

Журналда басыла торган һәр мәкалә Антиплагиат системаларында уникальлеккә тикшерү уза.

Online first сәясәте

«Тарихи этнология» журналы редакциясе авторларга үзләренең мәкаләләрен «Тарихи этнология» журналының расланган санында басылып чыкканчы ук ачык кулланылышка кую мөмкинлеген тәкъдим итә. Online first мәкаләләренә DOI ярдәмендә сылтама ясарга мөмкин булачак. Иң ахыргы төзәтмәләр «Тарихи этнология» журналының басылып чыккан вариантына кертеләчәк.

Online first бүлегендә урын алган барлык мәкаләләр рецензияләнәләр, әлеге биттә дөнья күргән хәлендә «Тарихи этнология» журналында бастыру өчен кабул ителәләр.

Online first бүлегендәге мәкалә «Тарихи этнология» журналының планда каралган санында басылып чыкканнан соң һәм барлык библиографик мәгълүматлары – басылган елы, томы, саны, битләр саны, даими сылтамасы билгеле булганнан соң, мәкалә белән Online first битендә түгел, ә « «Тарихи этнология» журналының архивы аша танышырга мөмкин булачак.

Online first – мәкаләнең бастыру өчен кабул ителгән иң соңгы, үзгәреш кертелми һәм кире алу мөмкинлеге булмаган варианты. Гадәти басылып чыккан мәкаләдән online first мәкаләсе битләр саны булмау һәм журналның конкрет санына бәйләнмәве белән аерылып тора. Оnline first мәкаләләренә дөрес сылтама ясау өчен, аларга DOI бирелергә тиеш.

Оnline first мәкаләсендә төзәтүне таләп итә торган хаталар табылган очракта,  автор мәкалә текстына үзгәрешләр кертү турында сорап мөрәҗәгать итәргә тиеш, төзәтүләр хакында мәкалә турындагы мәгълүматта аңлатма (комментарий) бирелә.

Оnline first мәкаләләрен урнаштыруның өстенлекләре:

– өр-яңа тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән танышу мөмкинлеген тудыру;

– мәкаләнең басылып чыгу вакытын кыскарту (мәкаләгә журнал саны басылып чыкканчы ук сылтама ясарга мөмкин булачак).

Оnline first мәкаләләренә ничек сылтама ясарга:

Оnline first мәкаләсенә сылтама ясаганда авторның исем-фамилиясен, мәкалә исемен, журнал исемен, басылып чыгу елын, DOI һәм мөрәҗәгать итү датасын күрсәтергә кирәк.

Сылтама ясау үрнәге: Иванов И.И. Мәкаләнең исеме. Историческая этнология. 2024. https://doi.org/10.22378/he.2024-9-2.201-213. Мөрәҗәгать итү датасы: 2024 ел, 17 апрель.