Төп меню / 2018, т.3, №2 / Л.Р. Мортазина
«Татар тарихы тиңдәшен күрмәгән даһи» («Вакыт» газетасы Ш. Мәрҗани юбилее турында) Л.Р. Мортазина
319-325 б. doi.org: 10.22378/he.2018-3-2.319-325 Мәкаләдә күренекле татар мәгърифәтчесе һәм галиме Шиһабетдин Мәрҗа-нинең 100 еллык юбилее мөнәсәбәте белән «Вакыт» газетасында басылган мәка-ләләр барлана, аларга анализ ясала. Аерым алганда, Мәрҗанинең тормыш юлы һәм фәнни-педагогик, иҗтимагый эшчәнлегенә, аның юбилеен оештыру һәм үткәрү, исемен, мирасын мәңгеләштерү мәсьәләләренә караган материаллар тик-ше¬релә. Әлеге мәкаләләрне өйрәнү ХХ гасыр башында Ш.Мәрҗани шәхесенең төрки-татар, мөселман дөньясында ни дәрәҗәдә югары урын тотканлыгын тагын бер кат расларга мөмкинлек бирә. Төп төшенчəлəр: Шиһабетдин Мәрҗани, татар матбугаты, «Вакыт» газетасы, юбилей, истәлекне мәңгеләштерү. Цитаталаштыру: Мортазина Л.Р. «Татар тарихы тиңдәшен күрмәгән даһи» («Вакыт» газетасы Ш. Мәрҗани юбилее турында) // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 2. С. 319–325. DOI: 10.22378/he.2018-3-2.319-325
ФӘННИ ӘДӘБИЯТ
Автор турында белешмə: Мортазина Ләлә Рәис кызы – педагогика фәннәре кандидаты, әйдәп баручы фәнни хезмәткәр, Милли мәгариф тарихы һәм теориясе үзәге, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); lyalyamur@mail.ru
|