![]() Төп меню / 2018, т.3, №2 / А.М. Гайнетдинов
Соңгы еллардагы эпиграфик табышлар: Ш. Мәрҗани гаиләсе А.М. Гайнетдинов
334-344 б. doi.org: 10.22378/he.2018-3-2.334-344 Мәкаләдә Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган XIX–ХХ гасыр башы татар каберташлары тасвирлана. Бу ташбилгеләр галим Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның гаиләсе әгъзалары каберләренә куелган. 2017 елда Татарстан Фәннәр академиясенең Тарих институты Казан шәһәренең Яңа Татар бистәсе зиратында сакланган эпиграфик истәлекләрне барлау һәм өйрәнү максатында экспедиция оештырды. Эш барышында күренекле галим, дин эшлеклеләре каберташларын табып, язулары укылды; шул исәптән Ш. Мәрҗан каберенә куелган ташбилге дә өйрәнелде. Мәкаләдә автор Шиһабетдин Мәрҗани һәм аның гаиләсе әгъзалары каберләренә куелган ташбилгеләрнең текстларын да китерә. Төп төшенчəлəр: Шиһабетдин Мәрҗани, Мәрҗани гаиләсе, каберташлар, зиратлар, эпиграфичек истәлекләр, Яңа Татар бистәсе зираты. Цитаталаштыру: Гайнетдинов А.М. Соңгы еллардагы эпиграфик табышлар: Ш. Мәрҗани гаиләсе // Историческая этнология. 2018. Т. 3, № 2. С. 334–344. DOI: 10.22378/he.2018-3-2.334-344
ФӘННИ ӘДӘБИЯТ
Автор турында белешмə: Гайнетдинов Айдар Марсил улы – филология фәннәре кандидаты, өлкән фәнни хезмәткәр, Татарстан Республикасы халык¬ларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге, ТР ФА Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); aydargm@yandex.ru
|