Төп меню / 2021, т.6, №1 / Баһаветдинова Х.З.

Галимә Хәкимова Рабига Афзаловна: тормыш юлы һәм эшчәнлеге

Баһаветдинова Х.З.

132–140 б.


doi.org: 10.22378/he.2021-6-1.132-140


Мәкаләдә күренекле татар теле белгече, доцент, Казан дәүләт университетында татар теле һәм әдәбияты бүлеген оештырган Хәкимова Рабига Афзаловнаның тормыш юлы һәм фәнни-педагогик эшчәнлеге өйрәнелә. Р.А. Хәкимова – авыл укытучысыннан университет доценты дәрәҗәсенә ирешкән галимә. Хезмәте өчен хөкүмәт тарафыннан медальләр, почет билгеләре белән бүләкләнгән. Немец, рус, башкорт һәм татар телләрен яхшы белгән, казах, кыргыз телләрендә дә аралаша алган. Мәскәүдә СССР Фәннәр академиясенең Тел, СССР халыкларының язма мирасын өйрәнү институтының аспирантурасын тәмамлап, кандидатлык диссертацияcен яклаган. Мәкаләдә галимәнең басылып чыккан кайбер фәнни хезмәтләренең исемлеге дә китерелә. Хәкимова Рабига Афзаловна партия эшләрендә дә актив катнашкан галимә, шуның аркасында, аңа шелтәләр дә алырга туры килә. Бу хәлләр лаеклы, бәхетле гаилә кору мөмкинлегенә дә киртә булып баса. Шулай ук мәкаләдә 1944–1951 еллар арасында татар теле һәм әдәбияты кафедрасының эшчәнлегенә дә анализ ясала. Казан федераль университетының Н.И. Лобачевский исемендәге китапханәсендә сакланган, профессор Хатыйп Госманның “Формирование новой специальности” дигән хезмәтеннән өзек китерелә. Бу чорларда эшләгән укытучылар, белем алган студентлар турында да мәгълүмат бирелә. 1951 елның 9 маенда Р.А. Хәкимова авыру сәбәпле эшеннән азат ителә. Ни кызганыч, тормыш юлында очраган каршылыкларны җиңү эзсез калмаган, күрәсең. Күренекле галимәбезнең сәламәтлеге нык какшый, бу аның вакытсыз үлеменә сәбәп була.


Төп төшенчəлəр: Хәкимова Рабига Афзаловна, автобиография, татар теле һәм әдәбият бүлеге

Цитаталаштыру: Баһаветдинова Х.З. Галимә Хәкимова Рабига Афзаловна: тормыш юлы һәм эшчәнлеге // Историческая этнология. 2021. Т. 6, №. 1. С. 132–140. https://doi.org/10.22378/he.2021-6-1.132-140


ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Замалетдинов Р.Р., Хабутдинова М.М. История создания отделения татарского языка и литературы в Казанском университете в воспоминаниях преподавателей и первых студентов // Tatarica. 2018. №1 (10). С. 91–112.
Миңнуллин Ф.Г. Тел гыйлеменең яңа баскычында // Татар педагогик фикере антологиясе. 2 т. (ХХ гасыр – ХХI гасыр башы). Казан: Татар. китап. нәшр., 2016.

Автор турында белешмə: Баһаветдинова Халидә Зиннатовна – фәнни хезмәткәр, Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы бүлеге, Татарстан Фәннәр академиясенең Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты (420111, Батурин урамы, 7А, Казан, Россия Федерациясе); halida12_61@mail.ru


Редакциягә керде 22.09.2020   Басылуга кабул ителде 22.03.2021

Онлайн басылды 21.04.2021