![]() Төп меню / 2022, т.7, №1 / Керим И.А.
«Тәрҗеман» газетасына кагылышлы архив материаллары ниләрне күрсәтә? Керим И.А.
161–173 б. doi.org: 10.22378/he.2022-7-1.161-173 Мәкаләдә 1870 еллар ахыры – 1880 еллар башында Исмаил Гаспринскийның татар телендә газета нәшер итү өчен күрсәткән тырышлыклары ачыклана. Архивларда сакланган документлар, И. Гаспринскийның төрле органнарга рәсми мөрәҗәгатьләре нигезендә бу процессның никадәр күп вакыт һәм көч алуы күрсәтелә. Шулай ук Гаспринский үзе вакытлы матбугат битләрендә әле 1875 елдан ук төрле мәкаләләр бастыра башлаганы әйтелә. Кырым гына түгел, Россия империясендәге бөтен мөселман халыклары тормышына гаять уңай тәэсир иткән «Тәрҗеман» газетасы чыга башлаган көненнән үк патша Россиясенең рәсми органнары күзәтүе астында булуы ассызыклана. Төп төшенчəлəр: И. Гаспринский, «Тәрҗеман», рәсми мөрәҗәгатьләр, Россия империясе, Кырым Республикасы дәүләт архивы Цитаталаштыру: Керим И.А. «Тәрҗеман» газетасына кагылышлы архив материаллары ниләрне күрсәтә? // Историческая этнология. 2022. Т. 7, № 1. С. 161–173. https://doi.org/10.22378/he.2022-7-1.161-173 ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР Багчасарайдан кондерилен мектюп // Зия-и-Кавказия. 1879. 9 ноябрь. ФӘННИ ӘДӘБИЯТ Аирчинская Р.А. Просвещенческая политика Исмаила Гаспринского // Исмаил Гаспринский – великий сын крымскотатарского народа: материалы международной научно-практической конференции, посвященной 150-летию со дня рождения И. Гаспринского. Симферополь: Крымучпедгиз, 2003. Автор турында белешмə: Керим Исмаил Асаноглу – филология фәннәре докторы, профессор, кырымтатар теле, әдәбияты, тарихы һәм Кырым этнослары мәдәнияте фәнни-тикшеренү институты директоры, Ф. Якубов исем. Кырым инженер-педагогика университеты (295015, Учебный пер., 8, Симферополь, Россия Федерациясе); alimes@mail.ru
Редакциягә керде 08.02.2022 Басылуга кабул ителде 22.04.2022 Онлайн басылды 19.07.2022 |