Төп меню / 2024, т.9, №1 / Гайнанова М.Р.

«Фидакарь һәм нечкә күңелле табибә» Рабига Арат

Гайнанова М.Р.

112-121 б.


doi.org: 10.22378/he.2024-9-1.112-121


Мәкаләдә Рабига Аратның тормыш иптәше, танылган галим, тюрколог Рәшит Рәхмәти Аратка язылган хаты анализлана. Тәкъдим ителгән документта гаилә яңалыклары, Төркиядә яшәүче татарларның тормышы турында мәгълүматлар бирелә. Әлеге шәхси характердагы документ безгә чит илдәге татар мөһаҗирләренең көнкүрешен аңларга ярдәм итә. Рабига Аратның хатында көндәлек тормыш, гаилә һәм дуслар белән мөнәсәбәтләре турында мәгълүмат бирелә. Текстның лейтмотивы булып Рабига ханымның мөһаҗирлектәге һөнәри эшчәнлеге белән бәйле борчулары ята. Хаттан аңлашылганча, моның сәбәбе түбәндәгедән гыйбарәт: татар хатын-кызының Ауропада алган югары медицина белеменә һәм табиблек тәҗрибәсенә Төркиядә ихтыяҗ булмый. Хатта татар мөһаҗирләре тормышына бәйле кайбер биографик материаллар белән дә танышырга мөмкин. Шулай ук Төркиянең социаль тормышында татар хатын-кызының урыны, тормышы һәм эшчәнлеге яктыртыла. Мәкаләнең максаты – чит илдә татарларның көндәлек тормышын чагылдырган, төрле проблемаларга, вакыйгаларга мөнәсәбәтен күрсәткән хатка анализ нәтиҗәсен тәкъдим итү. Язмада Рабига Аратның язган хаты һәм хәзерге татар теленә тәрҗемәсе китерелә. Чыганакта хатын-кызның шәхси тормышы, карьерасы, татар зыялылары белән үзара мөнәсәбәте һәм төрле мәсьәләләргә карата кичерешләре, уңышсызлыкларны кабул итә белүе турында языла. Әлеге хат фәнни әйләнешкә беренче мәртәбә кертелә. Шулай итеп, Рәшит Рәхмәти Аратның гаиләсе турында моңарчы аз билгеле булган фактлар яктыртыла.


Төп төшенчəлəр: Рабига Арат, Төркия, шәхси архив, эпистоляр жанр, биография

Цитаталаштыру: Гайнанова М.Р. «Фидакарь һәм нечкә күңелле табибә» Рабига Арат // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 1. С. 112–121. DOI: 10.22378/he.2024-9-1.112-121


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

TTK_Fi_2_6_6 (Türk Tarih Kurumu Arşivi (Төрек тарих җәмгыяте архивы)).

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Аrslan R. Doktor Rabia Arat’ın kısaca tercümei hali // Kazan. 1974. № 13. S. 41–42.
Çağatay S. Reşid Rahmeti Arat // Türk Tarih Kurumu Belleten. 1965. C. 29. S. 113. S. 177–193.

Автор турында белешмə: Гайнанова Миләүшә Рамил кызы, тарих фəннəре кандидаты, диннәр тарихы һәм иҗтимагый фикер бүлегенең өлкəн фəнни хезмəткəре, Татарстан Республикасы Фəннəр академиясенең Ш. Мəрҗани исемендəге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); mgaynanova@gmail.com


Редакциягә керде 21.02.2023   Басылуга кабул ителде 28.04.2023

Онлайн басылды 26.02.2024