Төп меню / 2024, т.9, №1 / Мортазина Л.Р.

Рокыя Мөхәммәдиш татар хатын-кызларының милләт тормышындагы роле турында

Мортазина Л.Р.

30-37 б.


doi.org: 10.22378/he.2024-9-1.30-37


Мəкалəдə татар мөһаҗирәтенең күренекле вәкиле, педагог, мәгърифәтче, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе Рокыя Мөхәммәдишнең татар хатын-кызы һәм аның милләт язмышында тоткан урыны турындагы фикерләренә анализ ясала. Кушымта итеп авторның Ерак Көнчыгыштагы татарлар арасында мәгърифәт таратуда, милли үзаң тәрбияләүдә зур өлеш керткән «Милли байрак» газетасында басылып чыккан, хатын-кызларның милли тәрбиядәге, милләт үсешенең төрле дәверләрендә «милли үзлегебезне» саклап калудагы роленә багышланган язмасы тәкъдим ителә. Р.Мөхәммәдиш, мәгариф мәсьәләләре белән беррәттән, хатын-кызның милләт тормышындагы өлешен күрсәтүне, аның милли мәсьәләләрне чишүгә карашларын яктыртуны үзенең бурычы санаган. «Милли тормышыбызда хатын-кыз» мәкаләсендә автор, үзенең фикерләрен раслау өчен, төрле чорлардан мисаллар китерә. Хатын-кыз, аның фикеренчә, сугышлар вакытында хуҗалыкны алып барган, кирәк булса, үзе дә сугыш сафына баскан; ире белән беррәттән гаилә мәсьәләләрен хәл итүдә катнашкан; ул – хокуклы, һәм бу көрәш нәтиҗәсе түгел, ә традиция буенча, буыннан-буынга күчеп килгән күренеш. Алтын Урда чоры хатын-кызлары хөкүмәт эшләрендә, Казан ханлыгы дәверендә ил белән идарә итүдә катнашканнар, үзләренең гаилә алдындагы гына түгел, ил, ватан, милләт алдындагы бурычларын да үтәгәннәр. Хатын-кыз тәрбиясе динне, телне, милләтне саклап калырга ярдәм иткән. Милләтнең үзенчәлеге булган бу күренеш, аның фикеренчә, бүгенге шартларда да дәвам итәргә, хатын-кыз «милли хәятебезне алып барышуда ярдәмгә килергә», милләт мәсьәләләрен хәл итүдә катнашырга тиеш. Чыганак Ерак Көнчыгыштагы татарларның милли үзаңын, тарихи белемнәрен күтәрүне күздә тоткан, ватаныннан, милли тирәлегеннән ераклашкан яшь буынны милли тарих, рухи кыйммәтләр нигезендә тәрбияләүдә әһәмияткә ия булган. Бүгенге заман укучысына ул татар мөһаҗирләренең тормышын, кызыксынуларын, милләтпәрвәр татар хатын-кызларының милләт турындагы уй-фикерләрен ачыклау өчен кыйммәтле документ булып хезмәт итә.


Төп төшенчəлəр: Рокыя Мөхәммәдиш, Ерак Көнчыгыш, хатын-кыз, «Милли байрак», мәгърифәт, милләт, милли барлык, милли тәрбия.

Цитаталаштыру: Мортазина Л.Р. Рокыя Мөхәммәдиш татар хатын-кызларының милләт тормышындагы роле турында // Историческая этнология. 2024. Т. 9. № 1. С. 30–37. DOI: 10.22378/he.2024-9-1.30-37


ЧЫГАНАКЛАР ҺӘМ МАТЕРИАЛЛАР

Мөхәммәдиш Р. Аналарыбызның милли бурычы // Милли байрак. 1935. 1 ноябрь.
Мөхәммәдиш Р. Милли тормышыбызда хатын-кыз // Милли байрак. 1936. 31 гыйнвар.

ФӘННИ ӘДӘБИЯТ

Ерак Көнчыгыштагы төрки-татар мөһаҗирләренең мирасы («Милли Байрак» газетасының библиографик күрсәткече). Казан: ТФАнең Ш. Мәрҗани исем. Тарих институты, 2015.
Муртазина Л.Р. История Золотой Орды в татарской эмигрантской прессе 1930– 1940-х гг. (по материалам газеты «Милли байрак») // Золотоордынское наследие. Материалы VII Международного Золотоордынского форума. Вып. 5. Казань, 2023. С. 254–259.

Автор турында белешмə: Мортазина Лəлə Рəис кызы, педагогика фəннəре кандидаты, əйдəп баручы фəнни хезмəткəр, Милли мəгариф тарихы һəм теориясе үзəге, Татарстан Фəннəр академиясенең Ш.Мəрҗани исемендəге Тарих институты (420111, Батурин ур., 7А, Казан, Россия Федерациясе); lyalyamur@mail.ru


Редакциягә керде 30.06.2023   Басылуга кабул ителде 14.09.2023

Онлайн басылды 26.02.2024